Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Ватаным Татарстан“ журналисты Владимир Путинга хат язган

Хөрмәтле Владимир Владимирович, Сезгә татар телендә чыга торган гәҗитләрнең берсендә эшләүче журналист Риман Гыйлемханов хат яза әле. Сез мине, әлбәттә, белмисез. Ә мин Сезгә иң элек бөтен татар халкы исеменнән олы рәхмәтләремне җиткерәм, чөнки Сез безне яңадан йокыдан уяттыгыз. Юкса үз-үзебездән канәгать булып, иртәге көн турында уйланмыйча, ваемсыз гына яши...

Хөрмәтле Владимир Владимирович, Сезгә татар телендә чыга торган гәҗитләрнең берсендә эшләүче журналист Риман Гыйлемханов хат яза әле. Сез мине, әлбәттә, белмисез. Ә мин Сезгә иң элек бөтен татар халкы исеменнән олы рәхмәтләремне җиткерәм, чөнки Сез безне яңадан йокыдан уяттыгыз. Юкса үз-үзебездән канәгать булып, иртәге көн турында уйланмыйча, ваемсыз гына яши башлаган идек. Әле бер гасырдан артык элек тә Тукай атлы бөек шагыйребез "Уян, татар, уян инде!" дип язган. Димәк, йоклап китә торган гадәтебез элек-электән булган. Әмма Сезнең милли мәгарифтә тәртип салырга чакыруыгыздан соң төн йокыларыбыз качты. Бездә: "Татар телен укытуны бе­терәләр икән", - дип сөйләнмәгән кеше калмады. Илнең милли рес­публикаларында яшәүчеләрнең дә тынычлыгы бетте. Беркөнне туган ягым Арчада тел язмышы хакында сөйләшү өчен "түгәрәк өстәл" янына җые­лып алдык. Ни өчен Арчада, чөнки милләтебез кыйбласын билгелә­гән Тукай шунда туган. Как жаль, что Сез безгә Сабан туена кайта алмадыгыз. Ярый әле, Казан Сабан туен телевизордан карадык. Сезне түбәтәйдән күргәч, татарча бер­ничә сүз әйтүегезне дә ишеткәч, инде катыктан акча эзләвегезне дә карагач, халык вообщем егылып китте. "Бу - безнең егет!" - дип шау­лаштылар. Сезнең инде таралып барган илне яңадан җыюы­гызны да халык бик зур егетлек дип санады, Сезгә бөтен ышанычын баг­лады. Тик менә соңгы вакытларда әллә ни булды. Халык: "Путин татар телен бетерергә кушкан", - дип сөйләшә башлады. Барган бер җирдә мине дә тинте­рәтәләр. Мин үземчә тынычландырырга тырышам инде: "Владимир Владимирович ана телен укытуга каршы түгел, ул бары тик мәгариф өлкә­сендә тәртип урнаштырырга гына кушты", - дип карыйм. Берәүләр минем белән ризалаша, икенче­ләре Сезгә үп­кәли, өченчеләре: "Путин андый юлга басмас, бәлки, аның яраннары артык тырышып җибәреп, йә үз белдекләре белән шулай кыланалардыр. Прокуратура хезмәткәр­лә­ре­нең башбаштак­лыгы турында Путин мужет ваабшы да белмидер", - диләр. Сталин репрессияләре вакытында да шулай булган бит: "Юлбашчы андый юлга басмас, ул, фәлән кешене кулга алыгыз, атыгыз, димәгәндер. Сталин бу хәл­ләрне мужет белмидер дә", - дигәннәр. Сезне Сталин белән тиңләвем түгел, Владимир Владимирович, Алла сакласын! Тик менә бер нәрсәне аңлап бетермим. Моннан берничә ел элек Сез туган телне укуга, аны өйрәнүгә аяк чалуны "дурь и бред" дип бәяләгән идегез. Бүгенге хәлләр турында уйлаганда, кемнең "бредит", кемнең "дурит" икәнен аңлый алмый интегәм. Мин яшем буенча Сездән өлкән­рәк, бәлки, кергән акылым кире чыгар вакыт җиткәндер. Шуңа күрә һәр язганымны за чис­тую монету не принимайте, пажалысты! Мин диванага шуны аңлата алмыйлар: татар теле - дәүләт теле булгач, аны мәктәп­ләрдә укыту мәҗ­бүриме? Икенче төрле әйтсәк, Татарстанда яшәү­челәр һәр ике дәүләт телен бе­лергә бурычлымы? Россия һәм Татарстан Кон­ститу­цияләрендә, федераль законнарда акка кара белән язылган хокукларыбыздан файдалану - закон бозумы? "Рос­сиянең күп­милләтле халкы - безнең байлыгыбыз!" - дип горурланабыз икән, ни өчен әле бу байлыкны юк итәбез? Рус теле өчен җан атуыгызга рәхмәт, Владимир Владимирович. Аның язмышы өчен без дә борчылабыз. Рус теле чүпләнә, фәкыйрь­ләнә бара, әмма моңа татар гаепле түгел дияргә батырчылык итәм. Алай гына да түгел, татарлар - элек-электән рус дәүләтчелеген ныгытуга иң зур өлеш керткән халык. Теленә килсәк, рус теле аша без бөтен дөнья әдәбияты белән таныштык. Татар өчен "ангел-хранитель" саналган шагыйребез Габдулла Тукай рус классикларын, рус теле аша чит ил классиклары әсәрләрен татарчага тәрҗемә ит­кән. Үз телен, үз халкын яраткан кеше генә башка халыкларны, алар­ның телен, гореф-гадәтләрен хөрмәт итә ала. Һәрхәлдә, мин шулай уйлыйм инде, Владимир Владимирович, а Вы как думаете, извиняйте, пажалысты?! Арчада "түгәрәк өстәл" узды дидем бит әле, менә шунда катнашкан язучылар, татар теле укытучылары да ана теле, дәүләт теле өчен бик борчылып сөйләделәр, эшләр болай барса, безнең халыкка кирәгебез калмаячак бит, ди­ләр. Аларга ни дип әйтергә, ничек­­ләр генә юатырга да белмим инде, Владимир Владимирович. Безне татар булып туганга үкенерлек итмәгез инде. Бүген килеп туган хәлне шәхсән үзем кемнеңдер саташуы, юләрлеге дип кенә кабул итәм. Чөнки моннан берничә ай элек Бөтенроссия матбугат кон­фе­рен­ция­сендә Татарстан журналисты сүз сорагач, Сез: "Конечно, слово дадим, куда нам без татар..." - дигәнрәк сүзләр әйткән идегез. Йөрәккә май булып яткан иде бу сүзләрегез. Хәтта шул ук көнне төнлә төшемә дә кердегез, Ар­чаның Субаш-Аты авылында (кстати, минем туган авыл) Сезнең белән пыр туздырып татарча сөйләшеп йөрдек. Вот такие дела, Владимир Владимирович! Ярый, сүзем озынга китте. Шуны гына әйтим әле: Арча халкы Сезне Сабантуйга чакырып калды. Сезгә авыр, әмма мактаулы хезмәтегездә уңышлар, саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете телим. Ихтирам белән, әлеге дә баягы Риман дип белерсез.+ --- Ватаным Татарстан http://matbugat.ru/news/?id=20628

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев