Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Велосипедларыгызны саклагыз!

Велосипед яки самокатыгызга калганнардан аерла торган билге куерга һәм аны фотога төшерергә онытмагыз.

Халык елдан ел экологик транспорт булып саналган велосипедка игътибарын арттыра. Күпләр эштән соң кич паркларга йөрергә чыксалар, кайберәүләр гомумән “тимер атларына атланып” эшкә йөри. Замана технологияләре бер урында туктап тормаганлыктан, инде кешеләр самокатларга һәм быел популярлашып килгән электросамокатларга күчеп “утыра” башлады. Бер үк вакытта җинаятьчеләр дә тик тормый  – чит кешеләрнең экотранспортына кул сузучылар да бар. Соңгы вакытта аларның кискен артуы уңаеннан шәһәр эчке эшләр идарәсендә матбугат конференциясе узды.

Оператив эзләү бүлеге җитәкчесе урынбасары полиция подполковнигы Ранис Халиуллин әйтүенчә, ел башыннан 22 җинаять эше теркәлгән. Шуның 8ен инде ачыклаганнар. 3 карак алдан башка төр җинаятьләр буенча хөкем ителгән булган. Яшьләре 14 тән 30 яшькә кадәр. Закон буенча аларны штрафтан алып шартлы рәвештә 2 дән 5 елга кадәр хөкем итү каралган.

Урланган велосипедларның уртача бәясе 10-15 мең сум. Иң кыйммәте 50 меңлек. Быел барлыгы 250 меңлек зыян салынган дип исәпләнә. Күпчелек очракта подъездларда саклау чараларыннан башка калдырылган велосипедларны төнге вакытларда урлыйлар. Көпә – көндез паркларда караусыз калдырганнарны да алып китү очраклары бар.

Велосипед – самокат яратучыларга игътибарлы булырга кирәк, ди белгечләр. Иң беренче, кулдан – тотылганны -  сатып алырга телүчеләргә кагыла. Сатучыдан велосипед яки самокатның паспортын, гарантия талонын һәм чегын сорарга кирәк. Аларның булмавы һәм бәясенең үтә дә очсыз булуы – транспортның урланган булуна ишәрә. Иң яхшысы андыйларны читләп үтергә кирәк. Ә инде велосипед - самокат алгач аны саклау чараларыннан башка, караусыз калдырмаска, урамда таныш булмаган кешеләргә тапшырмаска һәм кыйбатлы өстәмә җайланмаларын үзең белән алып йөрергә кирәк. Урамда махсус җайланмалар белән бәйләп калдырган очракта да велосипедның серия номерын белеп тору кулай. Һәм иң мөһиме - велосипед яки самокатыгызга калганнардан аерла торган билгене кую һәм фотога төшерү. Ачыкланмаган җинаятьләрнең күпчелек очрагы велосипедларның фотолары һәм үзенчәлекле билгеләре булмау.

Әгәр дә инде велосипед - самокатыгызны урласалар, кичекмәстән полициягә 02 яки 112 номеры буенча хәбәр итергә кирәк. Аларга урлауның вакытын, шаһитләрнең булу-булмавын һәм башка тулырак мәгълүмәтләр бирү шарт.

Быел теркәлгән 22 очракның 3се нәкъ электросамокатлар урлау буенча. Алар әле ачыкланмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гибдд рт Профессия бренд гаи бу кызык велосипед