Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Венера Ганиева кунак җыя

Бүген искечә яңа елны каршылыйбыз. Бу бәйрәмнәр дәвам итә дигән сүз. Татар эстрадасында кунак җыю буенча Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Венера Ганиева лидер дисәк тә ялгыш булмас. Ул туганнарын, шәкертләрен кунакка чакырып, тәмле ризыклар белән сыйлый икән. Тәмле итеп, бәлеш, итле пәрәмәчләр пешерә.

Җырчы Чехов урамында, фатирда яшәгәндә каршы алган яңа елны сагынып искә алды. "Без Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев белән бер йортта яшәдек, ул - өченче, без - унынчы катта. Яңа елны гаиләдә каршы алганнан соң, күршеләр белән ишек алдында очраштык. Анда да чыршы куелган, балалар шау-гөр килә иде. Иң хәтердә калганы - Равил абый мине чанада тартып йөрде. Шундый зур шәхеснең бу эше гомергә истә калды. Бу бит тарих", - диде ул.

Җырчы 2017 елда барлык якыннарына, үзенә матур теләкләрен җиткерде. "Иң мөһиме - сәламәтлек. 61 яшемдә, сәламәтлек - безнең кулда дип, инанып әйтә алам. Әлбәттә, сүз җитди авырулар турында бармый. Үзеңне һәрвакыт формада, тонуста тотарга кирәк. Һәр иртәне физик күнегүләрдән башлыйм. Шәкертләрем зур бер стимул булып тора. Мин бит алар алдында карт әби була алмыйм. Әйбәт кәеф, пөхтә кием, матур прическам белән дә аларга үрнәк булырга тырышам", - ди ул.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X