Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Венера Гәрәева вафат

Күренекле педагог, хормейстер Венера Гәрәева бүген вафат булды.

Венера Гәрәева иртәгә Татарстан урамындагы йорты яныннан соңгы юлга озатылачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле җитәкчелеге хәбәр итте.

Татарстанның халык артисты, күренекле педагог Венера Гәрәева белән хушлашу мәрасиме иртәгә Татарстан урамының 52нче йорты ишегалдында була. Башлану вакыты — 8 сәгать 30 минутта.

Мәрхүмә туган авылы зиратына - Саба районының Өчиле авылында җирләнәчәк.

Венера Гәрәеваның соңгы көннәрен авыр хәлдә хастаханәдә үткәрүе билгеле.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев