Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ветераннар очрашты

Шәһәр тимер юл вокзалында Эчке эшләр министрлыгының транспорт милициясендә (хәзер полиция) хезмәт куйган ветераннар өчен кичә-очрашу үткәрелде. Анда "Бигеш" аэропортында, Круглое поле һәм Чаллы тимер юл вокзалларында, елга портында хезмәт иткән егермедән артык эчке эшләр хезмәткәре чакырылган иде. Ветераннарны элекеге ЛОВД җитәкчесе милиция полковнигы Махмурахман Хуҗин котлады. Кичә барышында өлкәннәр...

Шәһәр тимер юл вокзалында Эчке эшләр министрлыгының транспорт милициясендә (хәзер полиция) хезмәт куйган ветераннар өчен кичә-очрашу үткәрелде. Анда "Бигеш" аэропортында, Круглое поле һәм Чаллы тимер юл вокзалларында, елга портында хезмәт иткән егермедән артык эчке эшләр хезмәткәре чакырылган иде. Ветераннарны элекеге ЛОВД җитәкчесе милиция полковнигы Махмурахман Хуҗин котлады. Кичә барышында өлкәннәр истәлекләре белән уртаклаштылар, хәзерге яшь буынны тәрбияләү турында фикер алыштылар. Гомере буе хокук органнарында эшләгән, буш вакытларында шигырьләр, җырлар иҗат итеп, аларны үзе үк башкаручы Хәниф Гомәровның чыгышы очрашуга үзгә ямь бирде.

Ветераннар кичә ахырында мондый очрашу-кичәне киләчәктә дә үткәрергә кирәк, дигән теләкләрен әйттеләр.

Шәһәребезнең "Ак мәчет"дә дә Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәткәрләре өчен мәҗлес узды. Ветераннарны якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән мәчетнең имам-хатыйбы Рөстәм Шәйхивәлиев, имам-мөхтәсиб Әлфәс хәзрәт Гайфуллин тәбрикләде. Мәҗлестә Коръән укып, изге яуда шәһит киткән ата-бабаларыбыз рухына дога кылынды. Шәһәр хакиме Васил Шәйхразиев исеменнән ветераннарны җәмәгатьчелек белән эшләү бүлеге җитәкчесе Рөстәм Галиуллин котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев