Виталий Агапов: «Авырлыклар күп булды...»
«Шәһри Чаллы»ның «Йолдызлы мизгел» тапшыруына тансык кунак килде.
ТРның халык артисты, автор-башкаручы, шәһәр советы депутаты, Чаллы керәшен җәмгыяте, Татарстан халыклары ассамблеясының Чаллы бүлеге, “Карендәшләр” керәшен халык ансамбле җитәкчесе Виталий Агаповның редакциябезгә күптән килгәне юк иде. Шуңа сөйләшергә сүзләр, яңалыклар да күп җыелган. ВКонтакте төркемебездә туры эфирда барган әңгәмә белән газета укучыларыбызны да таныштырабыз.
– Арулармысез, Виталий Васильевич?
– Ару гына. Сез дә арулармысез, якын туганнар!
– Иҗатта нинди планнар белән яшисез?
– Монда килгәч күңелләр күтәрелеп китте. Хәлем Аллаһга шөкер. Ходай биргән саулыкка сөенеп, әкрен генә алга барабыз. Якындагы максатка килгәндә, авылдагы, Чаллыдагы, республика һәм Рәсәйдәге карларны чистартып, рәткә китерергә иде. Иҗат турында сөйләсәк, концертлар белән еш йөрмим, чөнки вакыты шундый. Иң мөһиме – илебездә иминлек булсын, егетләребез исән булсын, исән кайтсын.
– Гаиләгездә нинди үзгәрешләр, яңалыклар бар?
– 2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Бу бик кирәкле чара, чөнки чынлап та җәмгыятьнең иң әһәмиятле өлеше ул гаилә. Гаиләдә бала телне, гореф-гадәтләрне, мәдәниятне сакларга өйрәнә. Ә киләчәк балалардан тора. Яшь буын рухи кыйммәтләрне киләчәккә алып барса, иң кирәкле эш башкарыла. Үземнең гаиләгә килгәндә, халык артисты дигән дәрәҗәле исем белән миңа халык үз бәясен инде бирде, хәзер улларымның баянда уйнап чыгыш ясауларына сөенәм. Аларда үземнең өлешем бар икәнне тою бик рәхәт. Русча әйткәндә «Я от этого балдею». Башкаларга да шул бәхетне телим – улларыгыз, кызларыгызның уңышларына сөенеп яшәргә язсын. Малайлар үзләре дә гаилә корды. Кече улым Владиславның кызы бар, Виктор гаиләсендә май аенда бәбәй көтәбез. Шуңа сөенәбез. Аннары, улларымның керәшен чараларында катнашуы, минем эштә ярдәм итүләре аеруча рәхәт.
– Бүген Сез «Моңлы Чаллы» җыр театрын җитәклисез, 300дән артык җырга көй салгансыз, аның 75енә үзегез көен дә, сүзләрен дә язгансыз, 50дән артык яшь артистка сәхнә яуларга ярдәм иткәнсез.
– Анысы тагын бер рәхәт. Шәһәр, республика сәхнәләрендә аларның уңышларын күреп сөенәм. Җырчы Илнур Гомәров, театрдан Энҗе Шиһапова, Алсу Хәбетдинова, Флүсә Касаева, Чулпан Садыйкова-Әскәрова бүгенге көндә ТРның атказанган артситлары. Алар, горурланып әйтәм, минем укучылар.
– Сезнең әти-әниләр дә талантлы булган икән. Әтиегез гармунчы.
– Әйе. Руслар әйтмешли, «первый парень в деревне». Бабай мич чыгарган, сандыклар, төрле җиһазлар ясаган. Безнең нәсел кушаматы, бездә изекләү диләр, «печник» булган, чөнки берничә буын шушы һөнәрне сайлаган. Мине дә бәләкәй чакта «Печник Бәчели малае Виктор» дип йөрткәннәр.
– Сезнең дә өегездә үзегез агачтан ясаган җиһазлар бар, шулаймы?
– Агач белән эшләү организмга тынычлык, энергия бирә. Аны мин уйлап тапмадым, бабайлар әйткән. Агачка кулың яту – Ходайдан бирелгән талант. Хатынга уклау ясадым. Югыйсә, моны эшләү кирәкми бит инде, хатын-кызларның «утлы» коралы бит ул (көлә). Эшли башласам, тормыш иптәшем Галина Георгиевна янымнан китми. Тегесен биреп торырга, монысын әйләндерергә кирәк. Якында гына балалар да йөри, алар да күреп үсә –отверткадыр, чүкеч сораган булам, белсеннәр өчен. Колледжда укыганда укытучылары мактады. Баксаң, класстагы розетканы беркетеп куйганнар, выключательне. Электричество белән эшли белергә дә кирәк.
– «Керәшен бароны» дигән исемне Сезгә ничек бирделәр?
– 97нче елда Тукай районы Иске Җирекле авылында Сабан туе үткәргәндә. Мине Анатолий Курочкин бәйрәм үткәрергә чакырды. Кызу иде ул көнне. Бер абзый килде дә: «Син безнең бароныбыз, кояш бәрмәсен, моны киеп йөр», – дип салам эшләпә кигезде. Миңа ошады, җиңел дә үзе, бер образ да булып тора. Аның әйтүе бит әле. Аек, үз акылында. Ә халык әйтсә, хак әйтә. Аннан соң эшләпәләрнең фетры да булды, Франциядән кайтартылганы да, инглизнеке дә, Россиянең атказанган, ТРның халык артисты Наил (Николай) Дунаев бүләк иткәне дә бар. Германиядә БМВ заводында эшләүче дустымныкы бар. Җәмгысе 7ләп җыелды.
– Мәскәүнекен дә сөйләгез әле.
– Мәскәүдә Сабан туенда берәү килде дә яныма, кем икәнемне сорады. «Керәшен бароны», – дим. «Хорошо поешь», – ди. Телефонымны алды. Берзаман килеп төште посылка – эчендә эшләпә. Йомшак үзе. «Подарок от меня. Фабрика Карлсон» диелгән. Ул кеше заводның директоры булган икән. Хәзер мин бәйрәмдә баш киемсез булсам, «Кая синең эшләпәң?» – дип сорыйлар.
– Сездән энергия ташып тора, авыр вакытларыгыз булмагандыр кебек. Тик алай түгелдер ул?
– Минем әнинең әнисе, Анастасия Афанасьевна, Начтый әби: «Улым, зарланма, зарга зар җыела», – ди иде. Кеше авырлыкларны мөмкин булганча үзе үтәргә тиеш – ул сынау Ходай тарафыннан җибәрелгән. Тырышырга кирәк. Авырлыклар күп булды – аяк чалучылар, артист булып күтәрелгәндә дә, бизнеска комачаулаучылар да, алдаучылар да булды. Аларга ачу тотмыйм, кичердем. Бүгенге көндә тормышым ныклы, балаларым, якыннарым исән, мөмкин кадәр халкыма булышам – гореф-гадәтләрне, телне сакларга, гыйбадәтханәләр төзергә тырышам. Туган авылымда 9 чаңлы кечкенә генә храм төзедем. Мәләкәс аръягында керәшен приходын булдырдым. Кол Шәриф мәчетенә дә, Чаллыдагы Җәмигъ мәчетенә дә өлеш керттем. Ахырдан әйтәсе килгәнем шул – телегезне гаиләдә саклагыз, бер-берегездән гаеп эзләмәгез, тату торыгыз, ару булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев