Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Витязь»да Мэр кубогы өчен көрәштеләр (+фотолар)

Үткән ялларда Чаллының М.Ш. Бибишев исемендәге олимпия резервына караган «Витязь» спорт мәктәбендә мэр кубогына көрәш ярышлары үтте. Чарада 2005-2008 елгы егетләр көч сынашты. Киеренке көрәшне, җанатарларның үтә дә актив булуын «Шәһри Чаллы» газетасы хәбәрчесе дә күзәтеп кайтты.

Әйтергә кирәк, татар милли көрәше – ул безнең халыкның яшәү көчен, батырлыгын, кодрәтен һәм куәтен күрсәтә торган төп спорт төре. Татарларда батырлык рухы бервакытта да югалмаган. Элек-электән үк төрле бәйрәмнәрдә, ә бигрәк тә татар халкының күрке – Сабантуйларда бил алышу традициясе булган. Шунысы сөенечле: алар буыннан-буынга күчеп, бүгенге көнгә кадәр килеп җитә алган. Нәкъ менә көрәш халкыбыз рухын  саклап калган да инде. Татарча көрәш бүген дә халкыбызны танытыр өчен дә, ерак җирләрдә яшәүчеләр өчен кемлегебезне күрсәтер өчен дә, дөньяның төрле почмакларында сибелеп яшәүче милләттәшләребезне берләштерү өчен дә хезмәт итә.
Нәкъ шушы хис-тойгылар белән килдем мин спорт мәктәбенә. Ярышлар башланыр алдыннан спортчы егетләрнең кайсыбер төркеме җыелып, көрәш алды күнегүләр ясый, ә кемдер тренерлары белән киңәшә иде. Әйтергә кирәк, көрәш ярышлары беренче минутлардан ук бик киеренке һәм актив башланды. Бирегә җыелган җанатарларны да аерым билгеләп үтәсе килә. Алар шулкадәр актив, һәркем өчен «ут йотып» тордылар. Менә кайда ул көрәш рухы! Әле бит көрәшчеләргә киңәшләр дә биреп алалар! 
«Витязь» спорт мәктәбендә көчле спортчылар шөгыльләнә икән дигән фикер калды миндә. Егетләр чын-чынлап көрәш өчен «янып» торалар. Хөкемдарларның балл биргәннәренә, җиңүчеләрне игълан итүләренә, эчкерсез сөенәләр, ә инде «җиңелдең» дигән сүзләрне бар җаннары аша үткәреп, чын мәгънәсендә борчылалар. Көрәш барышында «чиста» җиңү белән чыгучылар да, көтеп алынган, татлы җиңү өчен аеруча да көч куеп ирешелгән мизгелләр дә булды.  
– Зур теләк белән шөгыльләнәм! Көрәш минем укуыма бер дә комачауламый, ә киресенчә, үз режимымны дөрес итеп төзергә ярдәм итә. Атнасына 5 тапкыр 2-2,5 сәгать мин келәмдә. Укыган җиремдә – 2нче гимназия базасында да махсус көрәш секциясе бар, мин шунда да йөрим. Бөтен җиңүләрем белән горурланам. Шәһәрдә генә түгел, ә республикакүләм нинди ярышлар бар – барысында да катнашам, – дип горурланып сөйләде миңа көрәш белән 5 яшьтән үк шөгыльләнә башлаган 13 яшьлек Рамазан Мөхәммәтов.
Яшь спортчының әнисе – Айсылу ханым Мөхәммәтова да биредә. Ул да безнең әңгәмәгә кушылды. Без аның белән ярышлар, татарларыбызның горурлыгы – милли көрәш турында сөйләштек. 


– Безнең татар халкының күрке – татар көрәше дип саныйм. Чөнки нәкъ татар көрәше элек-электән үк килгән, ул безнең әби-бабайларыбызның мирасы дисәк тә ялгыш булмас. Бабайларыбыз да гомер бил алышкан, шулардан ямь һәм тәм тапканнар. Рамазанны бу спорт төренә биргәндә, нәкъ шуларны уйладык та инде. Моннан тыш, улыбыз белем алган гимназиядә көрәш белән шөгыльләнергә мөмкинлек бар. Тренерыбыз – Илгиз Вәгыйз улы Шәмсевәлиев, яшүсмерләргә карата бик игътибарлы, тәҗрибәле, бик абруйлы  остаз. Әле шуны да әйтеп үтәсем килә: Чаллының тренерлык составы, гомумән,  бик көчле. Алар максатларын, егетләргә нәрсә кирәклеген төгәл беләләр. Илгиз Вәгыйзовичта шөгыльләнә алуына Рамазан да бик сөенә. Ниндидер ярышлар була калса, ныклы әзерлек бара. Без дә улыбызга һәрвакыт ярдәмгә килергә торабыз. Ярышлар кайда гына булса да гел аның белән бергә барабыз, көрәш өчен җаныбыз-тәнебез белән «янып» яшибез.
Аннары көрәш бит әле – ул физик яктан нык булырга, балаларда характер формалаштырырга да ярдәм итә. Көрәш, чын мәгънәсендә, тормыш мәктәбе. Чөнки келәмдә син ничек булсаң, гади тормышта да шундый ук булачаксың. Келәмдә сине егып салсалар, син үзеңдә көч табып, кире торып басып, көндәшең белән бил алышырга бурычлысың. Тормышта да нәкъ шулай: син егылмаска, сыгылмаска, югалып калмаска, һаман да алга барырга тиеш. Шулар да Рамазанга укуында булыша дип уйлыйм. Аллага шөкер, ул безне «5»ле билгеләре белән куандырып тора, спортта да җитешә – бар яклап үзен күрсәтергә тырыша. Без моны һәрьяклап хуплыйбыз, – дип сөйләде миңа Айсылу ханым.  
Әйтергә кирәк, әлеге көрәш турнирында да Рамазан җиңүгә иреште. Ул 2006-2007 елгы егетләр арасында үз үлчәү категориясендә 1 урынга лаек булды. Моннан тыш, Рамазанны «Иң яхшы көрәшче» дигән номинация буенча да бүләкләделәр.
Келәмгә чыгып, кулларына сөлге алгач, орчык хәтле генә малайларның күзләре ут чәчеп тора. Аннары исә аларның кечкенә генә аяклары келәмгә ныгытып терәлә, шул ук вакыт көндәшләренә юл куймас өчен алар барлык тырышлыкларын, үҗәтлекләрен эшкә җигәләр. Ә бит бу яшь кенә егетләрнең көндәшләрен баш аркылы оста алым белән чөеп аркага салуы – хәтта өлкәннәрдә дә соклану һәм ихтирам уята.
Яшьтән үк көрәшеп үскән, татарча көрәш мәйданнарында чыныгу алган егетләребез киләчәктә дә яңа үрләрне яуларлар дигән теләктә каласы килә. Һәрвакыт шулай милләтебезнең мактаулы һәм батыр уллары булып, авырлыклар алдында сынмый-сыгылмый алга атлагыз!


Гөлия Ибатуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт куреш