Шəhри Чаллы

Владимир Бестолков: “Юкка гына халык предприятиесе исемен йөртмибез”

Шәһәребез үсешен тәэмин итүче иң алдынгы предприятиеләрнең берсе булган "С.Титов исемендәге катыргы-кәгазь комбинаты халык предприятиесе" шушы көннәрдә үзенең оешуына 33 ел тулуны билгеләп үтте. Әлеге вакыт эчендә компания җитештерү мәйданчыкларының жиһазланышы ягыннан Россиядә генә түгел, хәтта Еропа илләрен дә уздырып, әйдәп баручы дәрәҗәсенә күтәрелде. Билгеле, бу уңышларның саллы өлеше -...

Шәһәребез үсешен тәэмин итүче иң алдынгы предприятиеләрнең берсе булган "С.Титов исемендәге катыргы-кәгазь комбинаты халык предприятиесе" шушы көннәрдә үзенең оешуына 33 ел тулуны билгеләп үтте. Әлеге вакыт эчендә компания җитештерү мәйданчыкларының жиһазланышы ягыннан Россиядә генә түгел, хәтта Еропа илләрен дә уздырып, әйдәп баручы дәрәҗәсенә күтәрелде. Билгеле, бу уңышларның саллы өлеше - 2 меңгә якын хезмәткәрне берләштергән коллектив-корабны яр-кыяларга бәрми, дөрес юнәлеш белән алып баручы җитәкчеләрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсе. «Идарәче генә түгел, бер үк вакытта икътисадчы, сәясәтче, алдан фаразлаучы сәләтләренә дә ия булырга тиеш хәзерге замана җитәкчесе. Юкса, кырыс базар сәясәте күз ачып йомганчы тәртәдән бәрә дә төшерә», ди Чаллыда катыргы-кәгазь сәнәгатенә нигез салган легендар шәхес Сергей Павлович Титовның лаеклы алмашчысы, комбинатның генераль директоры Владимир Бестолков. Оешманың туган көне уңаеннан, без аның белән очрашып әңгәмә кордык.

- Владимир Иванович, плансыз эш - тозсыз аш, диләр. Сүзне күрсәткечләрдән башлыйк әле. План үтәлешендә өзлеклекләр юкмы?

- Горурланып әйтә алабыз: соңгы 5 ай нәтиҗәләре буенча планны 105 процентка артып үтәдек. Май аеның күрсәткече, мәсәлән, 112 проценты тәшкил итте. Бу өлкәдә бернинди җитешсезлекләр дә юк. Продукцияне җитештерү бер мәсьәлә, аны бит әле сатып җибәрергә дә кирәк. Кызганычка каршы, соңгы елларда товарның үзкыйммәте белән базар бәяләре чагышмау тенденциясе күзәтелә. Бу катыргы-кәгазь ясау өлкәсендә, яңгырдан соң калыккан гөмбәләр кебек, яңа җитештерүчеләр барлыкка килү белән бәйле. Алар арасында сыйфатсыз чимал кулланучы «идән асты» җитештерүчеләре дә шактый. Билгеле, алар продукцияләренә түбән бәя куеп, берни дә югалтмый. Безнең исә 2013 ел нәтиҗәләре буенча керем 10 процентка кимеде. Ләкин бу күрсәткеч безнең икътисадый халәтебездә чагылыш тапмаячак. Чөнки аннан алдагы ел безнең өчен бик тә уңышлы ел булды.

- «Идән асты» җитештерүчеләреннән тыш, әле бөтенләй безнең комбинат исеме астында кәгазь чыгаручылар да бар. Алар предприятиенең икътисадый тотрыклылыгына, абруена зыян салмый калмыйдыр.

- Әлбәттә. Мисал өчен, без елына 33 миллион данә «Бәдрәф кәгазе» чыгарабыз. Шуның 3 миллионын «пират» продукциясе алыштыра. Никадәр акча намуссыз җитештерүчеләр кесәсендә кала! Без инде әлеге күренеш белән 2010 елдан бирле көрәшәбез. Ялган продукция ясаучылар хакында мәгълүмат җиткерүчеләрне бүләкләү эшен гамәлгә кертсәк тә, проблема хәл ителми. Соңгы өч елда нибары 2 ялган җитештерүченең кәсебен яптык. Гадәттә, сатучыларга административ штраф төзелә дә, шуның белән вәссәләм. Хокук саклау органары «пиратлар» белән нәтиҗәлерәк эшләсен иде. Әлегә алардан активлык сизелми. Якын киләчәктә инде продукциябезне, рөхсәтсез кул тыкмаслык итеп, заманча саклык чаралары белән эшләп чыгарырга ниятлибез.

- Владимир Иванович, Сез җитештергән продукцияне сатып алучыга китереп җиткерүдә сәүдә нокталарының да өлеше зурдан бит. Алар белән мөнәсәбәтләрегез ничек?

- Бу бик тә урынлы сорау. Кызганычка каршы, шәһәребездәге эре сәүдә челтәрләренә үтеп керүе үтә дә авыр. Киштәдә үз продукцияңне урнаштыру өчен әллә никадәр акча сарыф итәргә кирәк. Өстәвенә төрледән-төрле штрафлар системасы да җитештеүчегә зур киртә куя. Акылга сыймаслык хәл: халыкара, федераль сәүдә челтәрләре республикабызга бернинди киртәсез килеп, рәхәтләнеп сәүдә итә, ә без биредә яшәп, аларга үтеп керә алмыйбыз. Хөкүмәт органнары, урындагы җитәкчеләр әлеге мәсьләне үз контроле астына алсын иде. Дөрес, күптән түгел шәһәр башкарма камитеты тарафыннан җирле җитештерүчеләр көне үткәрелде. Әмма аның әлләни нәтиҗәсе булмады. Чөнки бу эш дәвамлы булырга тиеш.

- Әгәр дә әлеге мәсәлә хәл ителә калса, картон-кәгазьгә булган ихтыяжҗны тулысынча тәэмин итеп тору өчен комбинатның куәте җитәрлекме?

- Күкрәк киереп әйтә алабыз, моның өчен бездә бар мөмкинлекләр дә булдырылган. Бу гына да түгел, соңгы елларда комбинатның җитештерү куәте тиешле нормадан 1,5 процентка артып китте. Проектта каралган 100 мең тонна катыргы урынына - 150, 40 мең тонна бәдрәф кәгазе урынына - 60 мең тонна җитештерәбез. Гомумән, бүгенге көндә предприятиедә җитештерелгән санитария-гигиена әйберләре Россия базарының 12 процентын били. Комбинат илебезнең 40лап төбәген үз продукциясе белән тәэмин итә. Өстәвенә әле бүгенге көндә зур күләмдә яңарту эшләре дә алып барабыз. Төгәлрәк әйтсәк, гофра тартмалар ясауда кулланылучы картон чыгаручы машинаны Австриядән кайткан иң заманча җиһазга алыштырабыз. Әлеге проект безгә 1,2 миллиард сумга төште. Яңартылган линияне быелның август урталарында эшләтеп җибәрергә исәп тотабыз.

- Яңа проект дигәннән, әле күптән түгел генә сатуга яңа продукция - көнкүрештә кулланылучы кәгазь тастымаллар да чыга башлады. Аларга ихтыяҗ бармы?

- Әлбәттә инде, югарыда телгә алынган сәбәпләрне дә исәпкә алсак, продукцияне сату шома бара дип булмый. Гомумән, теләсә нинди яңа товарны сәүдә базарына кертү өчен аерым бер вакыт кирәк. Без моны яхшы аңлыйбыз. Ләкин иртәме-соңмы сыйфатлы продукция кулланучыларның игътибарын яуламый калмый. Моны күздә тотып, без әле тастымаллар җитештерү линиясен киңәйтергә дә исәп тотабыз. Инде киләсе ай башыннан Италиядән кайтартылган тагын бер яңа җизазны эшкә җигәчәкбез. Аның ярдәмендә сәнәгать оешмаларында куллану һәм җәмәгать урыннарында диспенсерларга урнаштыру өчен яңа төр тастымаллар җитештерә башлаячакбыз. Алар инде шәһәребезнең ике эре сәүдә челтәрендә кызыксыну да уятты. Моннан тыш, әле безнең ел ахырына кафе-рестораннар, аэропортларда куллану өчен зур диаметрлы һәм ике катламлы бәдрәф кәгазьләре чыгару нияте дә бар. Бу исә безгә яңадан-яңа кулланучылар белән үзара хезмәттәшлек булдыруга менә дигән алшарт булып тора. Шунысы мөһим, предприятиедә җитештерелгән продукциянең барысы да экологик яктан чиста. Аны ясаганда, сәламәтлек өчен зыянлы химикатлар кулланылмый.

- Белгәнебезчә, комбинатта инде дистә еллар хезмәткәрләрнең тормыш-көнкүрешен яхшыртуга юнәлдерелгән төрле социаль пакетлар гамәлдә. Көндәшлек, техник яктан тәэмин ителеш мәсьәләләре аеруча зур игътибар сораган чорда, бу өлкәдә өзеклекләр булмасмы?

- Юк,билгеле. Хезмәткәрләребезнең социаль яктан якланган булуы, иминлеге, саулыгы - ул безнең инде 80-90 елларда ук яулап алынган зур казанышыбыз. 2012 елда бу юнәлешкә 80 миллион сум акча сарыф иттек. Безнең үз профилакториебез бар. Анда һәр эшче 3 елга бер тапкыр бушка саулыгын ныгыта ала. Моннан тыш, әле балалар иҗат сараебыз да эшли. Анда төрле студияләргә, түгәрәкләргә 700 ләп кеше йөри. Шулай ук җәйге чорда хезмәткәрләребез балалары өчен үзебезнең ял базасында лагерьләр дә оештырабыз. Анысы өчен дә акча алынмый. Әлеге изге эшләребезне киләчәктә дә дәвам итәчәкбез. Чәнки моның өчен безнең акчабыз да, шартларыбыз да җитәрлек. Без бит юкка гына республикада бердәнбер халык предприятисе исемен йөртмибез. Бу уңайдан тагын бер куанычлы хәбәр - агымдагы елның 5 маенда ил башлыгыбыз Владимир Путин халык предприятиесен милекчелекнең бер төре итеп гражданлык кодексына кертү турындагы законны имзалады. Ул 1 сентябрьдән рәсми рәвештә гамәлгә керәчәк. Бу исә без әле тагын бик күп еллар үз үзебезгә хуҗа булып, бердәй карарлар кабул итеп эшли алачакбыз дигән сүз.

Теләкләрегез һичшиксез, чынга ашачак. Киләчәктә дә бары табышка эшләп, башкаларга өлге булып калыгыз.

Әңгәмәдәш

Илшат Солтанов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: