Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Владимир Путин: Казанда МИНЕПС конференциясен уздыру бәхетенә Россия лаеклы рәвештә иреште

Россия Президенты Владимир Путин Казанда башланган алтынчы халыкара конференция кунакларын, катнашучыларны һәм физик тәрбия һәм спорт өчен җаваплы югары даирә кешеләрен сәламләп, әлеге чараны үткәрү илгә лаеклы рәвештә мөмкин булганлыгын җиткерде. Татарстан башкаласында Россия Президентының котлавын конференциянең пленар утырышында аның ярдәмчесе Игорь Левитин укыды. "Әлеге мөһим чараны үткәрү безнең илгә...

Россия Президенты Владимир Путин Казанда башланган алтынчы халыкара конференция кунакларын, катнашучыларны һәм физик тәрбия һәм спорт өчен җаваплы югары даирә кешеләрен сәламләп, әлеге чараны үткәрү илгә лаеклы рәвештә мөмкин булганлыгын җиткерде. Татарстан башкаласында Россия Президентының котлавын конференциянең пленар утырышында аның ярдәмчесе Игорь Левитин укыды.

"Әлеге мөһим чараны үткәрү безнең илгә лаеклы рәвештә эләкте. Россия актив рәвештә дөнья җәмәгатьчелегенең халыкара харти һәм физик тәрбия һәм спорт өлкәсендәге тырышлыгына ярдәм итә, шулай ук барлык илләрнең ныклы үсешенә, халыклар арасындагы дуслык, тормыш дәрәҗәсе яхшырту карарларын тормышка ашыруга теләктәшлек күрсәтә.

Казанда узучы конференциядә ЮНЕСКО дәүләт-әгъзалары хезмәттәшлеге нәтиҗәле үтәр дип ышанам. Физик тәрбия һәм спортны популярлаштыруда, бу өлкәгә инвестицияләр җәлеп итүдә, допинг белән көрәшне камилләштерүдә төгәл тәкъдимнәр формалашыр һәм бөтен илләр өчен бер алым булдырылыр дип уйлыйм", - дип билгеләп үтелгән Владимир Путин котлавында.

Искәртеп үтик, спорт министрлары һәм физик тәрбия һәм спорт өчен җаваплы югары даирә кешеләре катнашында алтынчы халыкара конференция Казанда 13нән 15 июльгә кадәр уза. Конференциядә ЮНЕСКОның спорт өлкәсендәге 117 дәүләт-әгъзасы, шулай ук халыкара һәм спорт оешмаларыннан кызыксынучылар катнаша.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/07/14/144422/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X