Шəhри Чаллы

Владимир Путин Россиянең киләчәге турында!

4 декабрьдә Россия Президенты Владимир Путин Россиянең Дәүләт Думасына чираттагы мөрәҗәгать белән чыкты. Телевизор каршына җыелган россиялеләрне исә Президентның илдәге икътисадый вазгыять һәм социаль мәсьәләләр турындагы чыгышы аеруча кызыксындырды. Владимир Путин үзенең чыгышын Украинадагы хәлләрдән башлады. Җитәкче сүзләренә караганда, Украинадагы хәлләрне сәяси калыпка салмыйча, әлеге ил икътисадына ярдәм күрсәтергә кирәк....

4 декабрьдә Россия Президенты Владимир Путин Россиянең Дәүләт Думасына чираттагы мөрәҗәгать белән чыкты. Телевизор каршына җыелган россиялеләрне исә Президентның илдәге икътисадый вазгыять һәм социаль мәсьәләләр турындагы чыгышы аеруча кызыксындырды.

Владимир Путин үзенең чыгышын Украинадагы хәлләрдән башлады. Җитәкче сүзләренә караганда, Украинадагы хәлләрне сәяси калыпка салмыйча, әлеге ил икътисадына ярдәм күрсәтергә кирәк. Тик ни өчендер көнбатыш илләре моны эшләргә ашыкмый...

Украинадагы хәлләр сәбәп кенә...

- Һәрбер халыкның үз шәхси үсеш юлы бар. Россия исә әлеге хокукка һәрвакыт хөрмәт белән карады һәм караячак. Бу сүзләр Украинага да кагыла, - дип ассызыклады Президент. Владимир Путин сүзләренә караганда, Украинадагы кризис һәм Кырымның кушылуы белән бәйле вакыйгалар Россиягә каршы санкцияләр кабул итү өчен сәбәп кенә. Әгәр дә Украина белән бәйле хәлләр булмаса, Европа илләре Россия үсешен тоткарлауның башка юлын тапкан булыр иде.

- Россия үсешен тоткарлау сәясәте кичә генә уйлап чыгарылмаган. Әгәр дә кемдер Россия артык бәйсезгә әверелде, дип саный икән, шул сәясәткә таяна башлый. Санкцияләр исә һәркем өчен, шул ук вакытта әлеге санкцияләрне кертүчеләр өчен дә зыянлы, - дип билгеләп үтте Президент.

Россия көнбатыш һәм көнчыгыш илләрдән партнерлар җәлеп итәргә әзер һәм беркайчан да үз-үзен изоляцияләү юлыннан бармаячак.

- Без үз-үзебезне изоляцияләү, ксенофобия, шикләнү һәм дошманнар эзләү белән шөгыльләнмәячәкбез. Чөнки бу - көчсезлек билгесе. Без исә, көчле ил. Максатыбыз - булдыра алганча күбрәк чит ил партнерлары җәлеп итү, - дип ассызыклады Президент.

Эшмәкәрләргә - ирек

Владимир Путин үзенең чыгышында кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү мәсьәләсенә аеруча зур игътибар бирде. Ул эшкуарларга каралган салым күләмен билгеләргә һәм дүрт ел дәвамында үзгәртмәскә, дигән тәкъдим белән чыкты.

- Үз эшен яңа гына ачарга җыенучы "яшь" малтабарларны исә төрле тикшерүләрдән ике елга азат итәргә, - дип белдерде Президент.

Өстәвенә, Россия Президенты Россиягә кайтырга теләүче капиталларга "тулы амнистия" игълан итәргә тәкъдим итте.

- Моның өчен Россиягә кайту карарын кабул иткән малтабарга үз капиталын законлаштыру да җитә. Ул чагында бер генә орган да әлеге капиталның каян килгәнлеген тикшерә алмаячак. Бу - хокук саклау органнарына да кагыла. Без бу карарны бары тик бер генә мәртәбә кабул итәбез. Андый мөмкинлек башка булмаячак, шуңа күрә аңардан хәзер файдаланып калырга кирәк, - дип ассызыклады Президент.

Рубль курсы төшү сәбәпле, гражданнар ярдәмгә мохтаҗ

Владимир Путин сүзләренчә, илдә хезмәт җитештерүчәнлеген 5 процентка арттыру таләп ителә. Инфляция темпларын киметү исә - иң мөһим максатларның берсе.

- Инфляцияне ким дигәндә 4 процентка киметү кирәк. Россиянең икътисади үсеш темплары исә 3-4 тапкыр артырга тиеш, - дип ассызыклады җитәкче.

Бүгенге көндә Россия халкын рубль курсы төшү мәсьәләсе аеруча борчуга сала. Владимир Путин бу өлкәгә дә ачыклык кертте.

- Рубль курсы төшүгә бәйле рәвештә, Россиянең аз керемле гражданнарына ярдәм күрсәтү таләп ителә. Моның өчен азык-төлек, дарулар һәм башка көндәлек кирәк-яраклары базарындагы бәяләрне контрольгә алу мөһим, - дип Россия Хөкүмәтенә мөрәҗәгать итте Владимир Путин. Президент сүзләренә караганда, киләсе 3-5 ел эчендә халыкны үзебездә җитештерелгән һәм бәясе канәгатьләндерерлек булган азык-төлек һәм дарулар белән тәэмин итү бурычы тора.

"Ана капиталы"ның киләчәге нинди?

Демография өлкәсендә исә шактый алга китеш күзәтелә икән. Владимир Путин сүзләренә караганда, 2014 елда Россиядә халык саны 144 миллионга җиткән. Бу БМО китергән фаразлар белән чагыштырганда, 8 миллионга (!) күбрәк.

- Соңгы елларда Россия демографиясендә табигый үсеше күзәтелә. Бу - демографик хәлне яхшыртуга багышланган программаларның ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булуын тагын бер кат ассызыклап күрсәтә. Шунысын төгәл әйтә алам: бу программаларны тормышка ашыру алга таба да дәвам итәчәк, - дип белдерде Президент.

Президент җәмәгать эшендә актив, талантлы яшьләр колагына да сөенечле хәбәр җиткерде. Россиядә мәктәпне тәмамлаган сәләтле балаларга аена 20 шәр мең сум күләмендә грантлар биреләчәк. Ел саен шундый 5 мең грант каралачак. Әмма грантка лаек булган студентлар берникадәр вакыт Россиядә эшләргә һәм ел саен югары белем дәрәҗәсен күрсәтергә тиеш. "Без мәктәптә үк техник яки гуманитар иҗатка кызыксынуы булган, халыкара интеллектуаль һәм һөнәри бәйгеләрдә уңышларга ирешкән балаларга ярдәм итәргә бурычлы", - диде ул.

Тагын бер яңалык - 2015 ел Россиядә йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы дип игълан ителә.

Рәмзия ЗАКИРОВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: