Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Владимир Путинның еллык матбугат конференциясе 17 декабрьдә булачак

«29 ноябрьдә 12:00 сәгатьтә Россия Президентының матбугат хезмәте һәм мәгълүмат идарәсе Россия Президенты Владимир Путинның еллык матбугат конференциясенә журналистларны аккредитацияли башлаячак. Матбугат конференциясе 2020 елның 17 декабрендә узачак», — диелә хәбәрдә.

Россия Президенты Владимир Путинның еллык матбугат конференциясе 17 декабрьдә булачак. Быел ул видеоконференция форматында узачак. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«29 ноябрьдә 12:00 сәгатьтә Россия Президентының матбугат хезмәте һәм мәгълүмат идарәсе Россия Президенты Владимир Путинның еллык матбугат конференциясенә журналистларны аккредитацияли башлаячак. Матбугат конференциясе 2020 елның 17 декабрендә узачак», — диелә хәбәрдә.

Катлаулы эпидемиологик вазгыять аркасында быел чараның форматы үзгәртелде, диелә хәбәрдә. Президент Яңа Огареводагы резиденциясеннән элемтәгә чыгар дип көтелә. «Федераль һәм чит ил массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре гадәттәгечә Халыкара сәүдә үзәге залында эшләячәк», — диделәр Кремльдә.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев