Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Владимир Путинның телләр турындагы сүзләре нәрсә аңлата?

«Рус теле безгә - күпмилләтле ил өчен, табигый милли каркас булып тора. Аны һәркем белергә тиеш. Россия халыклары телләре Россиядә яшәүче халыклар мәдәниятенең аерылгысыз өлеше булып тора. Аларны өйрәнү - Конституциянең ирекле хокукы. Ана теле булмаган телне кешегә мәҗбүриләп өйрәтергә дә, рус телендә белем бирү сәгатьләрен киметергә һәм дәрәҗәсен төшерергә...

«Рус теле безгә - күпмилләтле ил өчен, табигый милли каркас булып тора. Аны һәркем белергә тиеш. Россия халыклары телләре Россиядә яшәүче халыклар мәдәниятенең аерылгысыз өлеше булып тора. Аларны өйрәнү - Конституциянең ирекле хокукы. Ана теле булмаган телне кешегә мәҗбүриләп өйрәтергә дә, рус телендә белем бирү сәгатьләрен киметергә һәм дәрәҗәсен төшерергә дә ярамый. Россия төбәкләре башлыкларының бу мәсьәләгә аеруча игътибар итүен сорыйм».

Россия Президенты Владимир Путин. (Узган атнада Йошкар-Олада милләтара мөнәсәбәтләр Советы утырышы вакытында әйткән сүзләре.)

Камәрия Хәмидуллина, гимназия директоры:
- Россия Президенты Владимир Путинның: «Кешегә ана теле булмаган телне мәҗбүриләп укытырга ярамый», - дигән җөмләсен иң элек үзебезнең дөрес аңлавыбыз бик мөһим. Без ничек аңлап халыкка җиткерәбез, ул шулай китәчәк. Бу сүзләр татар теленә кагыла дип аңламадым, чөнки татар теле ул - безнең дәүләт теле. Конституциябез, аның гаранты, Президентыбыз бар. Сораулар туган очракта, без аңа мөрәҗәгать итәргә тиеш. Башка республикаларда милли телләр аларның дәүләт теле түгел. Әмма шулай булса да, ­Россия­ Конституциясе ана телен өйрәнүне, укытуны чикләми. Монда милли республикалар үзләре үк телне өйрәнүне яхшы итеп куярга тиешләр. Татар теле Татарстанда яшәүче руслар өчен дә дәүләт теле булып санала. Россия Президенты әйткән төсле үк, татар теле Татарстанда каркас булып тора. Димәк, Владимир Путинның сүзе Татарстанда русларга татар телен укытуга кагылмый. Бу хакта бәхәс була алмый, чөнки Конституция тарафыннан татар теле дәүләт теле саналган.

Энгель Фәттахов, Татарстанның мәгариф һәм фән министры:
- Мәктәпләрдә белем бирү программаларын төзегәндә, Татарстан федераль канун нормаларын үти. Татарстан Конституциясе, мәгариф нормалары турында, дәүләт телләре турында кануннар бар. Бездә ике дәүләт теле бертигез дәрәҗәдә өйрәтелә. Бу мәсьәләдә бернинди норма бозулар юк. Барлык эшләр Россиянең Мәгариф министрлыгы белән килештерелгән. Алга таба да үзебезнең белем бирү программасы кысаларында эш итәчәкбез. Рус телле укучылар, татар телен начар белүче балалар һәм татар телен камил белүчеләр өчен аерым концепцияләр бар. Бер ата-ана да баласының рус теле, татар теле һәм инглиз телен дә камил белүенә каршы түгелдер. Барысы да бездән тора. Шушы эшне дәвам иттерәчәкбез.

Илдар Гыйльметдинов, Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре комитеты рәисе:
- Рус балалары түгел, үзебезнең татар балалары да белми әле татар телен. Безнең өчен аның кайсысы мөһимрәк? Мине беренче чиратта татар кешесенең үз туган телен белмәве борчый. Үлсәм үләм, рус баласына татарча өйрәтәм дигән принцип булмаска тиеш. Укытырга кирәкми димим мин, башкарак юнәлештә эшләргә, укыту дәресләренең күләмен, программасын, дәреслекләрен кабат карап чыгарга кирәк. Хәзерге күләмдә кирәкме ул дәресләр? Ничә еллардан бирле өйрәтәбез, нәтиҗәсе бармы, ни өчен шуның кадәр көч түгәргә? Без ул көчебезне татар балаларына сарыф итик. Дәреслекләр дигәннән, рус мәктәпләрендә укучы балалар өчен татар теле дәреслекләрен яңадан төзергә кирәк дип күптәннән әйтеп киләм. Алар бик катлаулы итеп төзелгән, икенче сыйныфта ук грамматика өйрәтә башлыйлар. Татарча гади сүзләр белән аралаша белсен ул. Аннары кызыксындыру чараларын булдыру мөһим. Дәүләт эшендә эшлисең килә икән, ике телне дә бел, ике телне беләсең икән, хезмәт хакыңа өстәмә була дигән мотивация булдырыйк.

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X