Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Воропаева контрольгә алды

«Бердәм Россия» партиясе рәисе Дмитрий Медведевның төбәк җәмәгать кабул итү бүлмәсе җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Татьяна Воропаева Тукай районында яшәүчеләрне кабул итте. Үз сораулары белән 6 кеше килде.

Беренче мөрәҗәгать итүче Кече Шилнә авыл җирлегенең Белоус поселогында яши. Роман Ваганов үзен иҗтимагый хәрәкәт рәисе дип таныштырды. Аның соравы Шилнә елгасы белән бәйле экология проектына кагылышлы. 
– Һәр язны Олы Шилнә авылында берничә йортны су баскач, район хакимияте Шилнә агымына үзгәрешләр кертергә дигән карарга килде. Әлеге территория милли парк чигендә урнашкан. Биредә сирәк очрый торган кошлар, хайваннар яши. Тирә-юньдә күз явын алырлык яшеллек. Бу урынның тарихи әhәмияте дә зур. Тик Шилнә елгасының агымын үзгәртү проектын тормышка ашыру барышында биредә шактый агачлар киселәчәк. Аны туктатып, урман массивын саклап калырга кирәк. Территориягә «махсус саклана торган зона» статусын бирүдә Сезнең ярдәмегезне сорыйбыз, – ди мөрәҗәгать итүче. 
Шулай ук ул, сүзен дәвам итеп, елга аша рөхсәтсез күпер корылганын да искәртте. Ул да су агымын тоткарлый. Аны сүтәргә күрсәтмә дә бар.
Очрашуда катнашкан Кече Шилнә авыл җирлеге башлыгы Гадел Даутов йортларны чыннан да су басуын раслады. «Шуның өчен елга агымына үзгәрешләр кертү кирәк һәм вакытлы гамәл hәм аны чистарту мөhим», – диде ул. Тиздән биредә күпер төзеләчәген дә хәбәр итте. Шилнә елгасына кагылышлы бу күләмле проект халык тарафыннан да хупланды. Бүгенге көндә аның актуальлегенә шик юк. Әлеге сорау өчен башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш, архитектура hәм халыкның яшәешен тәэмин итү буенча урынбасары Илcөяр Абзалова җаваплы. Аңа «Бердәм Россия» партиясе рәисе Дмитрий Медведевның төбәк җәмәгать кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Татьяна Воропаева кыска вакыт эчендә әлеге сорауга ачыклык кертү бурычын йөкләде.
Мөрәҗәгать итүче Кече Шилнә авыл җирлегендәге су сыйфатына да тукталды. 1980 елда төзелгән су башнясы фәкать 2018 елдан авыл җирлеге балансына күчкән. Авылда торак-коммуналь хезмәтләрне «Татарстан коммуналь челтәрләре» предприятиесе күрсәтә. Суның 1 кубометры 46 сум тора. «Җитмәсә, суның сыйфаты начар. Шуңа күрә суны башка җирдән сатып алабыз. Шул сәбәпле суга тарифны киметүне сорыйбыз», – диде Ваганов. 
– Әлеге мәсьәлә буенча эш алып барыла. Моңа кадәр урында чиста су алу пунктлары куелды. Су белән тәэмин итүне яхшырту буенча шәһәр челтәрләренә тоташтыру проектына заказ бирелде, – диде әлеге сорауга башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш, архитектура hәм халыкның яшәешен белән тәэмин итү буенча урынбасары Илcөяр Абзалова.
Икенче мөрәҗәгать тә шушы ук авыл җирлегеннән. Ильбухтинода яшәүчене дә су белән тәэмин итү hәм су бәясенә кагылышлы сораулар борчый. Торак-коммуналь хезмәт күрсәтүче оешма хәлне шушы арада тикшерәчәк. 
Боерган авыл җирлегеннән килгән гражданнар авылда юл төзү мәсьәләсен күтәрде. Алар Тельман урамында яшәүчеләр. Биредә ун йорт, шуның өчесендә кеше яши.
– Яңгыр яуса урамга керешле түгел. Безгә юл кирәк, – диде авыл халкы.
Авыл җирлеге башлыгы Зарифьян Камилянов әлеге проблема белән килешә, тик аны чишәр өчен акча юк, ди. Белгечләр фикеренчә, киләчәктә проблеманы фәкать юл төзелеше буенча дәүләт программаларына кереп кенә хәл итеп булачак. Шул ук вакытта авыл халкына үзара салым акчасыннан файдалану мөмкинлеген дә кулдан ычкындырырга ярамый. Татьяна Воропаева бу сорауны да контрольгә алды.

 

http://tukai-rt.ru/news/yanjaliklar/voropaeva-kontrolg-aldy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев