Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мошенник хатын-кыздан зыян күрүчеләрне эзлиләр

Татарстан хокук сакчылары мошенниклык буенча шактый эшләрдә шикләнелүче хатын-кызны тоткарлаган. Тикшерү фаразлары буенча, хатын-кыз өлкән яшьтәге кешеләрнең ышанычын яулап, аларга арзан бәядән азык-төлек сатып алырга тәкъдим иткән. Сүз арасында ул аларга үзләрендә бозым барлыгын һәм аны бетерә алуын җиткергән. Үз корбаннарын ул акча ярдәмендә "бозымнан коткарган".

Шулай итеп, 6 сентябрьдә Түбән Камада 77 яшьлек хатын-кыз 1500 сум акчасыннан колак каккан. Бер атнадан аферист тозагына 86 яшьлек пенсионер ханым капкан һәм 67 мең сум акчасын чыгарып салган. Тагын ике Түбән Кама кешесе бозымнан котылу өчен 100 мең сумнан артык акчаларын аферист кулына тапшырган.

Җинаять эше «Урлау» һәм «Мошенниклык» маддәләре буенча кузгатылган, шикле хатын-кыз сак астына алынган. Аның 12 мошенниклык эшенә катнашы барлыгы расланган, шулай ук Башкортостан халкы да әлеге аферист корбаны булган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе әлеге мошенник хатын-кыздан зыян күрүчеләр булса, ә аның корбаннары тагын да күбрәк булуы мөмкин дип белдерә полиция хезмәткәрләре, шушы телефоннарга шалтыратулары сорала: 8- (843) 291-35-28; 291-34-36 яки 02.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев