ВОЗ битлек режимын кертергә тәкъдим итә
Чаллы халкы ризамы?
Күп илләрдә Covid-19 һәм грипп белән авыручылар саны арта. Шул сәбәпле Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының генераль директоры Тедрос Адан Гебрейесус битлек режимын яңадан кертергә тәкъдим итә. Ул шулай ук дистанция сакларга һәм прививка ясатырга кирәклеген дә әйтте.
Россиядә инфекция сезоны вакытында 10 мең кешегә 128,1 авыру очрагы туры килә. Роспотребнадзор хәбәр итүенчә, бу гадәттәгедән 83 процентка югарырак. Хәзерге вакытта белгечләр күпчелек А(H3N2) гриппы таралуын күзәтә. Аны Гонконг гриппы дип тә атыйлар. Бер үк вакытта өч инфекция таралуын белгечләр тридемия дип атый. Алар әйтүенчә, авырулар февраль-март айларында кими башлаячак.
Бу уңайдан газета укучыларыбызның фикерен белештек. «Кабат битлекләр киюгә ничек карыйсыз?» дип сорадык. Җаваплар төрле.
Рәмзия Мөхәммәтҗанова, шәһәрдәшебез:
"Бер яктан битлек киюгә уңай карыйм. Аеруча кеше күп җыелган урыннарда – җәмәгать транспортында, кибет, шифаханәләрдә төчкереп, ютәлләп утырса да, битлек кимәүчеләр бар. Мин үзем андыйларга һәрвакыт кисәтү ясыйм. Кешенең үзаңы булырга тиеш бит инде, югыйсә. Шул ук вакытта кайберәүләр арттырып җибәрә – битлекне урамга да киеп чыкканнарын күргәнем бар. Саф һавада аның кирәге юк бит инде. Хәер, ныклап уйласаң, битлекнең чыннан да саклау үзлеге бармы икән, бу хакта да төрле фикерләр ишетергә туры килә".
Алинә Сафина, 115нче «Йолдызчыклар» балалар бакчасының югары категорияле тәрбиячесе:
"Авыручылар саны көннән-көн арта бара, ишетеп, телевизордан карап барабыз. Ковид янәдән әйләнеп кайта икән дип сөйлиләр. Ә ул тагын да катырак булып килсә бик куркыныч. Билгесезлек бит һәрвакыт куркыта.
Коронавирус вакытларын, дөресен генә әйткәндә, искә дә аласы килми. Гел мәхшәр кебек булды инде ул. Ул битлек киеп йөрүләрне әйтәм. Ярар әле авырган кеше битлек кисә, сәламәт кеше дә битлек киеп, шулай ук авырый башлады бит. Организмга саф һава кирәк, суларга һава җитми. Ә монда битлек асып куясың! Аннары, уңайсызлыклар дигәннән, күп кенә кешенең финанс проблемалары башланды. Шул ук акчасызлык, эшкә йөреп булмый, бикләнеп утырулар... Безнең бит тормыш бер калыпка салынган иде: эшкә барасың, кайтасың, гаиләң янында буласың. Ә монда онлайн формат керттеләр, кеше моңа да күнекте, ләкин атналар буе 24 сәгать өйдә утыру да бер дә рәхәт булмады. Гаиләдән дә бераз ял итү кирәк анысы.
Бу вакытлар кире кайта күрмәсен!"
Лилия Сафина, 37нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы:
"Коронавирус вакытларын бик яхшы хәтерлим. Үземнең үпкәм 40 процентка зарарланган иде. Хастаханәгә ятмадым анысы, табиб белән киңәшләшеп, өйдә генә булдым. Бик авыр булды, чир күңелле нәрсә түгел бит инде.
Мәктәптә дә гел битлек киеп йөрдек. Уңайсыз яклары бар инде ул: аның белән суларга кыен, җитмәсә, гел алмаштырып торырга кирәк. Инде тагын авыручылар күп ди. Битлек режимы кертергә мөмкиннәр дип сөйлиләр. Тик бу турыда артык уйларга тырышмыйм. Кеше ничек тели, шулай йөри. Сакланган кеше битлек киячәк, ә курыкмаганнар битараф калачак. Инде берүк үтеп китә торган чирләр булсын".
Асия Сөнгатуллина, шәфкать туташы:
"Мин хәзер үк эштә битлек белән утырам. Салганым да юк, даими чистага алмаштырып киям. Файдасы бик үк булмаса да, зыяны да юк.
Балалар, әти-әниләр берничә тапкыр авырыйлар, терелә алмыйлар. Шәһәрдәшләр үзләрен һәм якыннарын сакласыннар иде. Кеше күп йөри торган урыннарга бармаска тырышыгыз, профилактика чараларын үтәгез. Лимон, суган, имбирь белән дус булыгыз, саф һавада йөрегез".
Гөлназ Гыйльметдинова, спорт мастеры:
"Минем өчен битлек режимына күчәргә кирәкми. Мин саф һавада һәркөнне чаңгыда йөрим. Пәнҗешәмбе көнне мәчеткә укырга йөрим. Күбрәк хәрәкәтләнсәң, вируслар кача. Спорт белән дус булыгыз, бер җирегез дә авыртмас".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев