Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда фаҗига

Фаҗига Тукай районының "Прибрежный" бакчачылык ширкәтендәге күлдә булган. 2005 елгы малай насос станциясе торбасына эләгеп җан биргән.

Вакыйганы үз күзе белән күрүчеләр әйтүенчә, малай су суырта торган торба янында су коенган. Суыру урыныда рәшәткәләр булмау сәбәпле, баланы торбага таба сөйрәп ала башлаган. Моны күреп торган әти кеше тизрәк ярдәмгә ашыккан. Әмма улын коткарып кала алмаган. Алай гына да түгел, хәтта үзен дә улы артыннан сөйрәп ала язган. Шуннан ул "112" хезмәтенә шалтыраткан.
Ни кызганыч, кискәләнеп беткән бала тәнен насосны сүткәннән соң калдыклап җыеп алырга туры килгән. Тикшерү эше бара.
Хәсрәт килгән гаиләнең авыр кайгысын уртаклашабыз...
Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/59632-tukay-rayonyinda-bala-nasos-stantsiyase-torbasyina-elәgep-үlgәn.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X