Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Хәмидуллиннар: «Балаларыбыз да пуля кебек тиз һәм көчле иде»

Ярышларга акчаны каян алганнар?

Чаллының хөрмәтле кешеләре, Татарстан күләмендә иң спортчы гаилә дип танылган Хәмидуллиннар белән күрештек. Энҗе апа РФ, ТР атказанган спорт мастеры, армрестлинг буенча күп тапкырлар Европа, дөнья чемпионы исемен яулаган булса, Марсель абый аны үзе уйлап тапкан уникаль система буенча шушы ярышларга әзерләгән көчле остазы, РФ, ТР атказанган тренеры. Уллары – Рузалин, Рим һәм Руслан да спортның шушы юнәлешендә дөньякүләм уңышларга иреште, инде оныклары да  шундый тәрбиядә үсә. 
–  Марсель абый, Энҗе апа, танышу тарихыгызны сөйләгез әле?
– Марсель Хәмидуллин: Ул вакытта Һинд кинолары бик популяр иде. Мин дә шул фильмнардагы актрисалардай кызлар турында  хыяллана идем. Трамвайда ГЭСка таба егетләр белән ярыштан соң сөйләшеп, спортчылар турында каты гына бәхәсләшеп барабыз шулай. Бервакыт, никтер, артыма борылып карасам, кара күзле, кара чәчле бик чибәр кыз бара. Башымны кире бора алмадым (көлә). Бер күрүдән гашыйк булдым. Кая гына барса да, артыннан озата барачакмын дип уйладым. Баксаң, аңа да «Поликлиника» тукталышында төшәсе икән! Озатсам ярыймы, дип сорадым. Ризалашты. Ничә яшь, дип сорадым, 18 ди. Ярый әле 15-16 түгел дип эчтән генә җиңел сулап куйдым. Пешекче һөнәренә укыган икән, Анысы да ошады. Икенче көнне  инде миңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясадым. Ул риза булды. 

 – Энҗе апа, спортны ташладыгызмы?
– Э.Х.: Вакытында китәргә кирәк. Ярышларда да көрәшергә була, тик иң югары исемнәр инде яулангач, ветераннар арасында башка үрләр юк. Аннары акча мәсьәләсе дә бар бит, ярышта катнашу зур чыгымнар сорый. 
Бервакыт хәтерлим, 90 елларда Европа чемпионатында катнашырга йөрим, акча күп кирәк, спонсорлар миңа капчыклар белән шикәр белән он бирде, шуны үзебезгә сатарга да туры килде. Аннары бер тегү фабрикасы директоры,  депутат ханымга кердем. Бәлки берәр депутат акчалата ярдәм итәр, сөйләшеп карагыз әле, дип. Депутатлар «үзебез дә  чит илгә барыр идек әле» дип җавап кайтарганнар. 

– Акчаны ничек таба идегез соң?
– М.Х.: Күпчелек шабашкага йөри, баерак кешеләр фатирларына ремонт ясаганда стеналарын ватып бирә идем. 16-18 килолы отобойный чүкеч тотып 10-15әр сәгать тоташ эшли идем, коточкыч тузан, җиңел түгел, билгеле.

– Нинди илләрдә булып кайттыгыз?
–  Э.Х.: Англия, Швеция, Италия. Финляндия, Литва, Норвегия, башка илләр. Халыкара спорт мастеры исемен алу өчен шушы илләрдәге ярышларда катнашырга, Европа буенча 1-2нче урыннарны яуларга кирәк иде.

– Сез ил данын якларга барасыз, ни өчен чыгымнарны капламыйлар иде микән?
– Э.Х.: Чөнки армрестлинг спортның Олимпия төре түгел. 
– М.Х: Олимпия спортчыларына хәтта фатирлар бирә иделәр. Хәер, безгә дә 2006 елда Татарстанның иң спортчы гаиләсе буларак фатир бирделәр.
– Э.Х.: 3 бүлмәле фатирда яши идек, аны саттык, ә шәһәр ике бүлмәле фатир бирде, шуларны берләштереп 5 бүлмәле фатир алдык. 

– Ул вакытта малайларыгызның үсеп кенә килгән вакытыдыр?
– М.Х.: Әйе, өйдә тренировкалар өчен шартлар булдырдык,  бик җитди шөгыльләнәләр иде. Аннары 2008 елдан алар бер-бер артлы өйләнде. Бүгенге көндә 11 оныгыбыз бар. Иң олысы Нурисламга 15 яшь тула, аңа һәм 3 ел элек иң кечкенәсенә исемнәрне мин куштым. Беренчесенә Ислам нуры дигән мәгънәсе бик матур булганга сайладым. Икенчесе Төркия белән бәйле. Анда миңа йөрәгемә операция ясадылар. Барысын да оештырырга Осман исемле кеше бик ярдәм итте, аның хөрмәтенә оныгыма исемен бирдем.

– Тренерлык эшен дәвам итәсезме?
– М.Х.: Көчле булырга теләүчеләр килә. Фатирыбызда тренажерлар бар. 

– Сезнең методикагыз аерыламы?
– М.Х.:  Әйе, мин өйрәткән спортчылар тиз көч җыя. 30 яшьтән дә өлкән бер ир-егет килде. Спорт залларында төрле тренерлар белән индивидуаль шөгыльләнсә дә файдасы булмаган. Ә хәзер мускулларым футболкага сыймый ди. 

– Ул системаны ничек уйлап таба алдыгыз?
– М.Х.: Махсус белемем юк, тик самбо, дзюдо, каратэ белән шөгыльләндем, шушы тәҗрибәмә таянып махсус күнегүләр, тренажерлар, уникаль система уйлап таптым. Аннары Александр Засс дигән спортчының системасын тулаем аңладым. 

– Димәк Сездә уйлап табу сәләте бар?
– М.Х.: Шулайдыр. Белемем буенче мин электрик. «Камгэсэнергострой»да эшләгәндә бик кыйммәтле 200 сумлык лампаларны кулланыр алдыннан кыздырырга кирәк иде. Ә алар ватыла. Шунда мин махсус стенд ясап бирдем. Рационализаторлык идеясы өчен 10 сум премия бирделәр хәтта. 

– Энҗе апа, сез кечкенәдән көчле идегезме?
– Э.Х.: Әйе, хәтерлим, Чистайда яшәгәндә әни кайтуына әби белән бүлмәдәге сандык, караватларның урынын алыштырып куя идек. Әни шаккатып, үзегез генә күчердегезмени, дия иде. 

– Марсель абый үгетләмәсә, зур спортка кереп китәр идегез микән?
– Э.Х.: Юк! Ул Сабан туенда кызларның көрәшкәнен күреп кайткан да, синең бит кулың көчле, син дә булдыра аласың диде, үсендереп торды. Аннары ярышларда җиңәр өчен реакцияң тиз булуы кирәк. Мин команданы ишетү белән «шартлагыч көчемне» (взрывная сила) эшкә җигә идем. 

– М.Х.: Балаларыбыз да шулай - пуля кебек тиз һәм көчләре күп иде.  
– Э.Х.: Реакцияне үстерү өчен дә иптәшем махсус тренажер ясап бирде.

– Ярышларга ничек әзерләнә идегез?
– Э.Х.: Мин спорт залларына йөрмәдем, күпчелек өйдәге тренажерларда. Аш куям да подход ясыйм, керләр эләм дә тагын подход. Иртәнге 5тә уянуга ук эшләремне барлап куя идем. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спортчылар Олимпия