Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хәния Фәрхи дустының төшенә ничек кергән?

«Ничә еллар юклыгыңа ышана алмый йөрәк», - дип язучы дустына шигырь язган.

Кичә Хәнияне төшемдә күреп уянган идем.
"Дерелдек ашыйсы килә, дустым! Сагындырды..."- дип озак кына ерак офыкка карап торды...Мин исә ни уйларга да белмичә көне буе дерелдек ясыйсым килеп кытаклап йөрдем. Насыйп булгач, була икән ул. Кичкә минем дерелдек әзер иде.


Бүген иртән беренче тәлинкәне Касымичка кисеп бирдем. Үзем эчемнән генә телим: "Авыру кешегә ризыкны беренче авыз иттерү савапларын миннән ризык көтүчеләргә дә җиткер, раббым!"- димен. Касымич бик яратып ашады...


Хәниякәемә исә догаларны укып җиткердем, сөенеп ятсын, бәгырькәем!
Дерелдек ясаган саен 
Гел төшәсең исемә. 
"Берсен миңа калдыр яме!" 
дигәннәрең исемдә...

Их, Хәниякәй-гөлкәем! 
Ямансу күңелемә. 
Һич ышанып бетә алмыйм 
Тукталган гомереңә...

Суларга аккан күк кенә
Югалдың киттең кинәт.
Ничә еллар юклыгыңа
Ышана алмый йөрәк...

Г.Айзат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

3

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев