Хәния Гәрәева: «Чигү җанымда, һәр күзәнәгемдә»
«Йолдызлы мизгел»нең чираттагы кунагы – Тукай районы Калмия авылында яшәүче рәссам Хәния Гәрәева.
Аллы-гөлле җепләр белән мендәр тышларына, сөлге-тастымалларга, кулъяулыкларга, карават япмаларына, яулыкларга, пәрдәләргә матур сурәтләр төшерүче, гүзәллекне яратучы ханым ул. Түбәтәйләр, калфаклар тегә, аларны күз явын алырлык итеп бизи дә белә.
– Рәсем сәнгатенә тартылуыгыз кайдан килә?
– Гомер буе бара торган җепнең очы булырга тиеш. Аның очын эзләп, үземә сораулар биргән бар: матурлыкка гашыйк булуым балачакның матур бер төсләргә бай көне микән, очраклы рәвештә килеп кергән энә аһәңен сиземләү микән?! Ул әбиләребезнең буыннан-буынга саклап килгән чигешләрен карап, шулардан илһам алуым булгандыр. Шуларга карап, сокланып, рәсем сәнгатенә тартылдым да инде. Картиналар ясауның да, чигүнең дә ниндидер тирән сере бар һәм ул минем җанымда, рухымда, һәрбер күзәнәгемдә.
– Сезнең арттан шушы матурлыкка хозурланып, өйрәнеп калырга теләгән шәкертләрегез бармы?
– Бар, әлбәттә. Үткән ел бөтен республиканың йөзләгән чигү остасы белән Татарстан картасы чиктек. Анда да күп кенә чигүчеләр белән таныштым, дустанә мөнәсәбәт урнашты. Алар белән Мөслимдә узган бөтенроссия «Каз өмәсе» фестивалендә дә катнаштык. Соңыннан «Ак калфак»ның күчмә утырышында да булырга туры килде. Биредә дә яшьләр арасында чигүгә тартылучыларны бик күп күрдем. Аерып исә Минзәлә районы Тәкермән авылыннан Фәрүсә Юмаеваны әйтер идем. Ул чигүне сизә, тоя белә. Үз укучыларым арасында да бик талантлы чигүчеләр бар. Күбесенең декретта бала белән утырганда да чигү чигеп, акча эшләгәннәрен беләм. Аллаһка мең шөкер, талантлы яшьләр күп.
– Хәзерге вакытта шәһәрдә «Чаллы сиреньнәре» дип исемләнгән шәһәркүләм иҗат күргәзмәсе бара. Ул мәрхүм композитор, «Сердәш» җыр ансамбленә нигез салучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ринат Гобәйдуллинга багышлап уздырыла. Сез дә анда катнашасыз дип беләбез.
– Бу сорауга җавап биргәнче хөрмәтле Гөлзада ханым Рзаеваның бервакыт сөйләгәне искә килеп төште. Ул «Энергетик» мәдәният сараен ачканда урамда шау чәчәккә күмелгән сиреньнәр күп иде дип әйткән иде. «Алар арасында ак төстәгесе дә булып, әллә кайдан ук игътибарны җәлеп итеп торды. Вакыт узар, гомер үтәр, бу сиреньнәр дә бетәр, алар урынына башка куак-агачлар булыр, тик бу сиреньнәрнең исләре мәңге истән чыкмас. Алар әле һаман да борынны кытыклап тора». Чыннан да, Чаллы сиреньнәре үзенә күрә бер бренд ул. Һәм шушы конкурста катнашу зур бер дәрәҗә һәм мәртәбә.
Бәйгедә үзләренең иҗат эшләре белән рәсем студияләре укучылары, үзешчән һәм профессиональ рәссамнар катнаша. Ринат Гобәйдуллин иҗат иткән җырларга картина-иллюстрацияләр, Татарстан пейзажы, шәһәр күренешләре, гаилә рәсемнәре, музыкаль инструментлар белән натюрмортлар тәкъдим итәләр.
«Чаллы сиреньнәре» конкурсы дүртенче ел рәттән уздырыла. Мин дә анда дүртенче елымны катнашам һәм һәр елны беренче тапкыр кебек бик дулкынланам. Ничектер бу бәйгене минем ел буе эшләгән эшләремә нәтиҗә дип кабул итәм.
– Күңелегезгә бик якын бу бәйге, әллә кайдан сизелеп тора…
– Шулай. Ниндидер уникаль бәйге ул. Биредә мин бик күп иҗат кешесе белән танышам, элемтә урнаштырабыз, соңыннан да аралашып торабыз. Аннары конкурста яшь категориясе бер дә чикләнмәгән – теләге булган һәркем катнаша ала. Эшләр дә бер-берсенә охшамаган, үзенчәлекле була. Картиналар күргәзмәсе июнь ахырына кадәр дәвам итә.
– Бу елны нинди эшегезне тәкъдим итәсез?
– «Сиреньнәр тагын чәчәктә...» эше белән катнашам. Аны бүгенге катлаулы вәзгыять белән бәйләдем. Эшемдә Җиңү көне дә, хәрби махсус операция зонасы да чагыла. Лоскут техникасында сәйләннәр һәм тамбурлы чигү техникасын кулланам.
Әле шунысы бар: былтыр рәссам Татьяна Низамованың «Язгы моң» дип аталган эше Гран-прига ия булды. Бик истәлекле вакыйга дияр идем мин моны. Чөнки ул минем портрет. Мин анда сиреньнәр арасында чигү чигәм, чигүемдә музыкаль ноталар да бар – мин җыр «чигеп» утырганмын кебек. Соңыннан Татьяна ханым тантаналы рәвештә бу картинаны үземә дә бүләк иткән иде. Аның җиңүен үземнең җиңү кебек кабул иттем!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев