Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хәрбиләр: “Бигрәк тәмле. Күбрәк җибәрегез!”

Чаллы активистлары махсус хәрби операциядә катнашучы солдатлардан хат алды.

Фронтка тиз пешә торган аш җибәрүче хатын-кызларга солдатлардан рәхмәт сүзләре килеп ирешкән. Алар: “Аш тиз пешә, бик тәмле. Тагын да күбрәк җибәрегез!” - дигәннәр. Компот кайнатып яткан чакларын фотога да төшереп җибәргәннәр. 


Тиз пешә торган ашлар әзерләү белән Чаллы кызлары инде 2 ай шөгыльләнә. Алар яшелчә, итләрне киптереп, токмачлар кисеп, вакуум пакетларга тутыра. Әлеге ашларның шул ягы рәхәт: аларны озак кайнатасы түгел. Кайнап чыккан суда тотсаң да әзер булалар. (Бу хакта тулырак моннан укый аласыз) Аш-су осталары гадәттә тавык ите белән токмачлы аш, гөмбәле белән токмачлы аш, борщ әзерли иделәр. Хәзер ассортиментлары киңәйгән. 

- Чөгендер белән сарымсак кушып салат та ясыйбыз. Янына порцияләргә бүленгән майонезы да бар. Кишер белән сарымсак салаты. Аннан соң гөмбә, суган кушылган бәрәңге боламагы, суган, кишер, бавыр ите белән карабодай боткасы да җибәрә башладык, - дип сөйләде "Вкус дома НЧ" төркемен оештыручы Инна Челышева. 

Моннан тыш, Чаллы кызлары иммунитет күтәрүче витаминлы чәйләр дә ясый башлаган. Киптерелгән мәтрүшкә, лимон, алма, гөлҗимеш кушып, кечкенә пакетларга тутыралар.  

Бүгенге көндә "Вкус дома НЧ" төркеменә 170 кул остасы теркәлгән. Һәркайсы яшелчә, җиләк-җимешләрне өендә киптерә. Атнага бер тапкыр җыелышып, пакетларга тутыралар. Шунысы сөенеч: азык-төлек белән ярдәм итүчеләр дә күп.

- Чеснок, чәй тәмләткечләре алып киләләр. Тозлы кыярларын китереп бирүчеләр дә бар. Хәтта капчыклап бәрәңге дә китереп бирәләр. Күптән түгел Минзәләдән 4әр капчык кишер һәм чөгендер алып килделәр, - ди Инна Челышева.

Кызлар Новотроицкига ялга кайтучы солдатны көтә. Аның аша да 130 пакет әзер аш җибәрергә уйлыйлар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: МАХСУС хәрби операция волонтерлар