Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы кызлары солдатларга тиз пешә торган ашлар әзерли

Алар яшелчәләрне киптереп вакуум пакетларга салалар.

Хәрбиләргә оекбашлар бәйләүче Чаллы кызлары хәзер яңа юнәлештә эшли. Алар махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен ашлар да әзерли. Яшелчәләрне киптереп, махсус вакуум пакетларына тутыра. 

-    Без борщ, токмачлы татар ашы һәм гөмбә белән токмачлы аш ясыйбыз. Бөтен яшелчәләр термоэшкәртү уза, киптерелә. Бер пакет 5 кешегә каралган. Хәзер без бәрәңге боламыгы (пюре) да ясап җибәрә башладык, - дип сөйләде “Вкус дома НЧ” төркемен оештыручы Инна Челышева. 

Киптерелгән яшелчәләр кушылмасының шул ягы рәхәт: аларны озак кайнатырга кирәкми. Кайнап чыккан суда тотсаң да, әзер булалар.

Кызлар аш пакетларын әзерләү белән 1 ай шөгыльләнә. Солдатларга инде 3 партияне озатканнар. Соңгысында 79 пакет әзерләгәннәр.

-    Хәрбиләргә җиңел аш-пакетлары әзерләү идеясе оекбашлар бәйләгәндә килде. Анастасия исемле кул остабыз солдатларга киптерелгән алмалар җибәрә иде. Әйдәгез кушылыгыз дип әйтә башлады. Без Интернеттан киптерелгән ризыклар турында укыдык, җентекләп өйрәндек  һәм үз төркемебезне булдырдык. Яшелчәләрне киптерү җайланмалары, вакууматорлар, махсус пакетлар сатып алдык , - ди Инна Челышева.


 

Фотолар "Вкус дома НЧ" төркемен оештыручы Инна Челышевадан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гуманитар ярдәм МАХСУС хәрби операция