Хатынын үтергән атакай Михаилны судка алып килделәр
Аны сак астына алу буенча карар кабул ителде.
Түбән Кама судында иерей Михаил Зубарев буенча беренче суд утырышы булды. Анда аны 31 декабрьга кадәр сакка алырга дигән карар чыгарылды.
Исегезгә төшерәбез, атакай хатыны Викторияне вәхшиләрчә үтерүдә гаепләнә (моннан укы). Утырыш башланыр алдыннан ул аңа психологик экспертиза үткәртүләрен сорады. Мәгълүм булганча, ул 14 яшеннән психо-неврологик диспенсерда исәптә торган. Параноидаль шизофрения белән интеккән.
44 яшьлек мәрхүм Викторияне Вологдада җирләделәр. Ятим калган 7 яшьлек кызы һәм 17 яшьлек улы белән психологлар эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев