Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хатынының башын кисеп, суыткычка тыгып куйган

Түбән Камада атакай Михаил вәхшиләрчә тормыш иптәшен үтергән.

Түбән Камада булган коточкыч хәл тирәсендә шау-шу тынмый. Чиркәүдә хезмәт итүче атакай Михаил Зубарев тормыш иптәше Викторияне 7 яшьлек кызы каршында үтергән. Соңыннан башын кисеп, суыткычка тыгып куйган. Фаҗига турында тикшерү комитеты да, митрополиядә дә тәфсилләп сөйләргә теләмиләр - куркыныч күренеш. Хокук сакчыларын 17 яшьлек уллары чакырткан. Ул бу вакытта өйдә булмаган. 

"Бизнес Онлайн" матбугаты белдерүенчә, атакай улыннан полициягә шалтыратмавын сораган. "10 көн көтеп тор, ул тереләчәк ..." дигән. Хокук сакчылары килгәндә Михаил Зубарев караватта тыныч кына түшәмгә карап яткан. Хәзерге вакытта ул изоляторда. 

Михаил Зубаревның психо-неврологик диспансерда исәптә торганлыгы билгеле. Ул фаҗига көнне психиатрга барырга тиеш булган. Атакайның үз-үзен тотышында моңарчы да сәерлекләр булган, әмма моңа артык игътибар итмәгәннәр. 

ТР Тикшерү комитеты җинаять эше кузгатты. Фаҗига сәбәпләре ачыклана. Анасының үлемен күргән сабый белән психологлар эшли. 

Фото "Вконтакте" социаль челтәрендәге "Чистопольская епархия" төркеменнән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

4

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев