Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Хикәяләр яза башлавыма «Шәһри Чаллы» сәбәпче»

«Шәһри Чаллы» газетасы уздырган «Тормышның үзе» бәйгесе җиңүчеләрен редакциягә чакырып бүләкләдек.

Беренче урынга Мөнирә Сафина лаек булды. Аңа, вәгъдә ителгәнчә, 3 мең сум акча бүләк иттек. 

– Минем хезмәтемә югары бәя биргән комиссия әгъзаларына, җитәкчегезгә, редакциядә эшләүчеләргә чиксез рәхмәт. Иминлектә яшәгез, эшләрегез гел алга барсын, тиражыгыз артып торсын, газетагызны көтеп алсыннар, яратып укысыннар, – дип язып җибәрде безгә Мөнирә ханым. Үзе, кызганычка каршы, редакциягә килә алмады.  

Икенче урында – Фәния Шәрипова. Аңа электр чәйнеге бүләк иттек. 

– Мин белгечлегем буенча төзүче, гомер буе шушы һөнәргә тугры булдым. Әмма мәктәптә укыганда ук кечкенә-кечкенә әсәрләр яздым, бу шөгылемне бик ошата торган идем. Әнкәй дә шулай күңел түрендә булганнарын кәгазьгә төшерә иде. Коронавирус вакытында миңа эштән туктарга туры килде. Өйдә утырганда язарга теләгем тагын да артты. 15 еллап элек сатып алынган ноутбугымның да кирәге чыкты. Хикәяләр, повестьлар яза башладым. Конкурс турында ишеткәч, сезгә дә җибәреп карарга булдым, – диде Фәния ханым. 

Өченче урында – 37нче мәктәпнең 11нче сыйныф укучысы Камилла Әхмәтова. Аңа – «Посуда-Савыт» кибетеннән 1000 сумлык сертификат тапшырдык. 
Авторларыбыз Резедә Вәлиәхмәткә һәм Гөлсинә Төхбәтуллинага 2023 елның беренче яртысына газетага язылу бүләк иттек.

– Газетаны интернет аша карап барабыз. Менә басма вариантына да язылу бүләк иттегез! – дип сөенүен яшермәде Гөлсинә ханым. – Мин үзем «Ләйсән» әдәби берләшмәсенә йөрим. Шунда китапханәче Роза Хәмидуллина сезнең газета игълан иткән бәйге турында әйтте һәм язган хикәяләремне сезгә җибәрергә киңәш итте. Геройларым – чын кешеләр. Мин озак еллар Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсендә эшләдем. Анда авыр чирләр белән көрәшүчеләр еш ята иде. Геройларымның да күбесе шулар.    

– Ә минем иҗат итә башлавыма сез «Шәһри Чаллы»лылар сәбәпче булдыгыз, – диде Резедә Вәлиәхмәт. – Сез үткәргән «Пятачок»ларга да килдем мин. Шунда китап сатып алганда газета да бирделәр. Конкурс турында шунда язылган иде. Һәм шуннан кулыма каләм алырга уйладым. Яраткан авторым бар – Зөлфәт Хәким, аның бөтен китапларын укып чыктым. Аның стилендә язарга, аның кебек фикер йөртергә хыялланам. Аллага шөкер, булышчыларым бар. Мин кул белән язып биргән әсәрләрне компьютерда кызым белән улым җыялар. Хикәяләрем барысы да тормыштан алынган. Әйтик, «Өйләнүем комачауламас» әсәрендә бергә тулай торакта яшәгән Надя тормышын бәян иттем. «Бу әсәреңнең дәвамы буламы? Кайчан көтәргә?» дип тә сорыйлар инде. Хикәяләр генә түгел, повесть, афоризмнар, фәлсәфи табышмаклар, шигырьләр, әкиятләр, пьесалар да иҗат итәм, – дип сөйләде Резедә ханым.      

Бәйгебезгә битараф калмаган, безнең редакциягә гыйбрәтле язмалар юллаган авторларыбызга бик зур рәхмәт. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев