Шəhри Чаллы

Әй, күңелле узды “Нардуган”

Са­ра Са­дый­ко­ва исе­мен­дә­ге кон­церт­лар за­лы ул кич­тә гөр­ләп тор­ды. "Нар­ду­ган" бәй­рә­ме­нә ки­лү­че ха­лык­ны ке­рә­шен мил­ли ки­ем­нә­ре ки­гән егет-кыз­лар моң­лы көй­ләр бе­лән кар­шы ал­ды­лар. Баш­ка­рыл­ган "Бик ерак­та идек әле без" җыр­ны кү­ңел­ләр­не ай­кый, җан­да мил­ли го­рур­лык хис­лә­ре ту­ды­ра. Бәй­рәм­гә ку­нак­лар кай­лар­дан гы­на кил­мә­гән­нәр, "Мин Ба­ка­лы­дан кил­дем", - ди, Ни­на исем­ле ха­ным....

Са­ра Са­дый­ко­ва исе­мен­дә­ге кон­церт­лар за­лы ул кич­тә гөр­ләп тор­ды. "Нар­ду­ган" бәй­рә­ме­нә ки­лү­че ха­лык­ны ке­рә­шен мил­ли ки­ем­нә­ре ки­гән егет-кыз­лар моң­лы көй­ләр бе­лән кар­шы ал­ды­лар. Баш­ка­рыл­ган "Бик ерак­та идек әле без" җыр­ны кү­ңел­ләр­не ай­кый, җан­да мил­ли го­рур­лык хис­лә­ре ту­ды­ра. Бәй­рәм­гә ку­нак­лар кай­лар­дан гы­на кил­мә­гән­нәр, "Мин Ба­ка­лы­дан кил­дем", - ди, Ни­на исем­ле ха­ным. Ул ел да Чал­лы­да­гы ту­ган­на­ры­на шу­шы "Нар­ду­ган"­ны ка­ра­га дип ки­лә икән. Ва­си­лий Са­вель­ев­лар бө­тен га­и­лә­лә­ре бе­лән күр­ше Тү­бән Ка­ма­дан кил­гән­нәр. Пет­ров­лар Ма­ма­дыш­тан...

Чал­лы­да "Нар­ду­ган" ин­де 24 нче тап­кыр үт­кә­ре­лә, аны оеш­ты­ру­чы һәм үт­кә­рү­че әл­бәт­тә шә­һә­ре­без­нең Ке­рә­шен җәм­гы­я­те, җи­тәк­че­се, шә­һәр со­ве­ты де­пу­та­ты, мил­ләт­ләр ас­сам­бле­я­се әгъ­за­сы, Та­тар­стан­ның ат­ка­зан­ган ар­тис­ты Ви­та­лий Ага­пов.

Зал­да ал­ма тө­шәр­лек урын да юк, бәй­рәм мил­ли йо­ла бе­лән бәй­ле кү­ре­неш­ләр бе­лән баш­ла­нып ки­тә. Нин­ди бәй­рәм соң ул "Нар­ду­ган" ди­яр­сез? Ул кыш кө­не бу­ла, уни­ке көн­гә су­зы­ла. Нар­ду­ган көн­нә­рен­дә, төр­ле­чә кү­рә­зә­лек итү­ләр, ке­ше та­ны­мас­лык итеп ки­е­неп, өй­дән-өй­гә ке­реп мас­ка­рад ясап йө­рү һәм баш­ка кү­ңел ачу уен­на­ры уз­ды­ры­ла.

Кыш­кы ко­яш тор­гын­лы­гын бо­рын­гы ха­лык­лар ко­яш­ның "үлеп ка­бат те­ре­лүе" яки "яңа­дан ту­уы" рә­ве­шен­дә кү­зал­ла­ган­нар һәм аны ел са­ен бик зур­лап, тан­та­на­лы төс­тә бил­ге­ләп уз­ган­нар. Мон­дый ка­лен­дарь бәй­рәм "Нар­ду­ган" дип йөр­тел­гән. Нар­ду­ган үзе­нең асы­лы бе­лән авыл­да ту­ган йо­ла, ягъ­ни ул иген­нәр­дән мул уңыш алу ха­кы­на, шун­дый өмет бе­лән уз­ды­рыл­ган. "Нар­ду­ган­га бар­ма­саң, җи­тен бул­мый" ке­бек ыша­ну­лар шу­ңа дә­лил бу­лып то­ра. За­ман­нар уз­ган са­ен, Нар­ду­ган, баш­ка йо­ла­лар бе­лән кат­на­шып, алар­дан күп ке­нә яңа ри­ту­ал­лар үз­ләш­тер­гән. Атап әйт­кән­дә, Раш­туа, Свят­ки бәй­рәм­нә­ре­нең йо­гын­ты­сы зур бул­ган­лы­гы кү­ре­нә. Нар­ду­ган­чы­лар, өй­дән өй­гә йө­реп, җыр һәм так­мак­лар әйт­кән, йорт ху­җа­ла­ры­на Яңа ел­да мул­лык, имин­лек, бә­хет те­лә­гән.

Нар­ду­ган ки­чә­лә­ре­нең ре­пер­ту­ар­ла­рын­да фал ачу уен­на­ры зур урын алып тор­ган. Ау­лак өй­ләр­дә кыз­лар биг­рәк тә йө­зек са­лыш уй­нар­га ярат­кан. Мин ин­де олы яшь­тә­ге ке­ше, яшь чак­та шул ау­лак өй­дә бул­га­ным бул­ды. Өй ху­җа­сы бе­лән ки­ле­шеп, күп­ме­дер хак­ка "са­тып ал­ган" өй - Нар­ду­ган өе бу­ла. Без­нең ке­бек ма­лай­лар­ны ан­да бик керт­ми­ләр иде, ка­чып кер­сәң ге­нә... Яшь­ләр йо­мыр­ка, май, баш­ка ашам­лык­лар алып ки­лә, шу­лай Нар­ду­ган өен "са­тып ала­лар". Ан­нан соң яшь­ләр би­е­шә­ләр, так­мак әй­тә­ләр, уй­ный­лар, чәй эчә­ләр, ашый­лар. Кыз­лар го­мер­лек яр­ла­ры нин­ди бу­лу­ны бе­лә­се ки­леп кү­рә­зә­лек итә­ләр. Әй­тик, төн ур­та­сын­да аб­зар­га ке­реп ка­раң­гы­да бер са­рык то­ту: карт са­рык эләк­сә - карт ке­ше­гә, яше эләк­сә - яшь ке­ше­гә тор­мыш­ка чы­га­сың, имеш. Яки кап­ка ар­кы­лы ки­ез итек ыр­гы­ту - итек ба­шы кая ка­рап ята, шул як­ка ки­я­ү­гә чы­га­сың һ.б.

"Нар­ду­ган" бәй­рә­мен­дә ка­ра көч­ләр: җен-пә­ри­ләр, шай­тан­нар­ның ирек­кә чы­гып ке­ше­ләр­не аз­ды­ру­га ки­тү­лә­рен ча­гыл­дыр­ган, нар­ду­ган­чы­лар­ның төр­ле бит­лек­ләр ки­еп уен-көл­ке ясап йө­рү кү­ре­неш­лә­ре бик кү­ңел­ле бул­ды.

Шә­һәр ха­ки­ме исе­мен­нән ке­рә­шен хал­кын бәй­рәм бе­лән мә­га­риф ида­рә­се баш­лы­гы Ра­мил Хә­ли­мов кот­ла­ды, ул дус­лык­та, та­ту­лык­та яшәү Чал­лы­ның зур бай­лы­гы икән­ле­ген та­гы бер кат ас­сы­зык­ла­ды. Ра­мил Мәр­вә­но­вич Ви­та­лий Ага­пов­ны ке­рә­шен ба­ро­ны, дип атап ба­шы­на яңа эш­лә­пә ки­дерт­те.

Юби­лей­ла­ры яки бил­ге­ле бер уңыш­ка иреш­кән ке­ше­ләр­не кот­лау ке­рә­шен бәй­рәм­нә­рен­дә ма­тур тра­ди­ци­я­гә әй­лән­гән. "Нар­ду­ган"­да да ан­дый­лар оны­тыл­ма­ды, ке­рә­шен җәм­гы­я­те җи­тәк­че­се ку­лын­нан күп­ләр­гә бү­ләк­ләр тап­шы­рыл­ды. Яңа өй­лә­неш­кән яшь пар­лар­ны да кот­ла­ды­лар.

"Ка­рен­дәш­ләр" ан­сам­бле бәй­рәм­нең бер би­зә­ге бул­ды, алар­ның бии-бии җыр­лау­ла­рын ха­лык дәр­рәү кү­тә­реп ал­ды, кай­бе­рә­ү­ләр утыр­ган җир­дә үк бии баш­ла­ды­лар. Уен­нар, кон­курс­лар бер­се-бер­се­нә ял­га­нып бар­ды­лар. "Бә­лә­кәй дә­дәй­ләр" исем­ле ка­шык су­гып уй­нау­чы ма­лай­лар ан­сам­бле­нең чы­гы­шы ис­кит­кеч ма­тур бул­ды, әле алар­га өл­кән­рәк яш­ьтә­ге абый­ла­ры ки­леп ку­шыл­гач та­гы да дәрт­лә­неб­рәк уй­на­ды алар.

Ке­рә­шен­нәр­дә фольк­лор бик көч­ле, "Җа­на­гай­лар", Яңа Чиш­мә­дән кил­гән "Сү­рә­кә" ан­сам­бельлә­ре чы­гыш­ла­рын­да ха­лык­ның көн­кү­ре­ше, йо­ла­ла­ры бик ачык ча­гыл­ды. Го­му­мән "Нар­ду­ган" бәй­рә­ме­нең һәр ми­ну­ты кы­зык­лы, кө­тел­мә­гән хәл­ләр­гә, чы­гыш­лар­га бай иде. Ха­лык рә­хәт­лә­неп ял ит­те, көл­де ша­яр­ды. Бәй­рәм­дә бү­ләк­ләр мул­дан иде. Күр­ше шә­һәр­ләр­дән кил­гән Ке­рә­шен җәм­гы­ят­ьлә­ре­нең кот­лау­ла­ры гы­на да ни тор­ды! Ике бү­лек­тән тор­ган бәй­рәм прог­рам­ма­сы тә­мам бул­гач та күп­ләр кон­церт за­лын­нан чык­кач, та­ра­лыш­мый би­еп, җыр­лап кү­ңел ач­ты­лар, "Нар­ду­ган" таш­кы­ны урам­га чык­ты, өй­ләр­гә та­рал­ды. Кү­ңел­ле үт­те бәй­рәм, ә иң мө­һи­ме ке­рә­шен хал­кы үз мил­ли го­рур­лык хис­лә­рен ка­бат яңарт­ты, без-бер­гә, дип шат­лан­ды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: