Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа ел бәйрәмнәре вакытында санитар куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк

Авыруга иң бирешүчән төркемендә 65 яшьтән өлкәнрәкләр кала: бу төркемдә авырулар саны 71% ка арткан.

Рөстәм Миңнеханов: "Яңа ел бәйрәмнәре чорында санитар куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк"

Бүгенге көндә республикада барлыгы 12 мең 784 Covid-19 белән авыруы очрагы теркәлгән. Декабрьдә атналык үсеш темпы тотрыклы кала һәм 0,8% тан артмый.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР хөкүмәте Роспотребнадзорның ТР буенча Идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 
Рөстәм Миңнеханов Яңа ел бәйрәмнәре чорында санитар куркынычсызлыкны тайпылышсыз үтәү кирәклеге турында белдерде. "Ачык һавада күбрәк чаралар үткәрергә кирәк: Парклар, шугалаклар һәм башка мәйданчыклар. Яңа ел каникулларында барлык ашыгыч хезмәтләрнең эшен көчәйтергә кирәк. Сәламәтлек саклау министрлыгына медицина оешмаларының эшен көчәйтелгән режимда тәэмин итәргә кирәк", - дип ассызыклады ТР Президенты.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов кышкы чорда балаларның мәшгульлеген тәэмин итүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Моның өчен барлык мәктәп яны һәм шәһәр яны лагерьларын, спорт һәм мәдәният объектларын тиешенчә әзерләргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев