Шəhри Чаллы

Яңа ел корпоративында көчләгәннәр

Ул икенче көнне гариза белән полициягә мөрәҗәгать итә

Казанда 18 яшьлек кыз полициягә көчләү турында белдергән. Ул полициядә яңа ел алды корпоративында аны хезмәттәше көчләвен сөйләгән.

«Татарстан 24» хәбәр итүенчә, коллектив Авиатөзелеш районында корпоративын арендаланган коттедженда билгеләп үткән.  Икенче көнне, бәйрәмнән соң кыз полициягә гариза белән мөрәҗәгать итә.

Шикләнелүче кыз белән бер йортта яши, аны тоткарлыйлар. Ул интим якынлык, чыннан да, булуын әйтте, әмма барысы да үзара ризалык буенча килеп чыкты, дип ышандыра.

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.

Чыганак: Реальное время

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: