Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа ел почтальоны

Кызыл утлы Әтәч елын башлап җибәрдек. Берәүләр аны өйдә туганнар белән, кемдер дуслары белән бергә бәйрәм итте. Ә Чаллы егете Стас Белинский Яңа елны Лапландиянең Рованиеми шәһәрендә, Санта-Клаус янында каршы алды. Чит ил Кыш бабае янына егет изге эш белән килгән булган. Аңа ул Санкт-Петербургтагы "Алеша" хәйрия фонды үзәге балаларының...

Кызыл утлы Әтәч елын башлап җибәрдек. Берәүләр аны өйдә туганнар белән, кемдер дуслары белән бергә бәйрәм итте. Ә Чаллы егете Стас Белинский Яңа елны Лапландиянең Рованиеми шәһәрендә, Санта-Клаус янында каршы алды. Чит ил Кыш бабае янына егет изге эш белән килгән булган. Аңа ул Санкт-Петербургтагы "Алеша" хәйрия фонды үзәге балаларының Кыш бабайга язган хатларын илтте. Шунысы үзәнчелекле: Финляндиягә кадәр юлны егет велосипедка утырып үткән. Сәяхәтен ул декабрь башында илебезнең Төньяк башкаласыннан чыгып башлаган. Барлыгы ул 1300 километр аралыгындагы юлны үткән.

- Яңа ел - ул могҗизалар вакыты. Кыш бабай - иң зур тылсымчыдыр. Һәр елны җир шарының төрле почмакларыннан балалар, ә кайбер чакта зурлар да аңа хатлар язалар. Мин дә андый хатларны аңа илтәргә уйладым. Санкт-Петербургның балалар фондларына шалтырата башладым. "Алеша" хәйрия фонды үзәге мине хуплап алды һәм унлап хат тапшырды. Мин аларны рюкзагыма салып юлга чыктым.


Сәяхәте барышында Стас ачык һава астында палаткада кунып төннәрен үткәрде. Үз сәяхәтен яздырып, интернет челтәрендә видеоблоглар рәвешендә урнаштырды да.
- Санта-Клаус янына барам дигәч, интернет челтәрендә "Кыш бабай Великий Устюгта яши" дип әйтүчеләр дә булды. Әмма шәхсән минем өчен ул нигәдер нәкъ менә Лапландиядә яши кебек. Шуңа да мин ул якка таба бардым, - дип бүлеште үзенең видеосында егет.
Әйтергә кирәк, Стасның балачагы Яр Чаллыда үтсә дә, бүгенге көндә ул автокалада яшәми. Сәяхәтләр ярату аны һәрчак юлга чыгара. Әмма туган җиреннән читтә булса да, ул яшьлек урамнарын, велосипедта йөрү серләренә өйрәткән "Виктория" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе карамагындагы велоспорт мәктәбен һәм тренеры Алексей Витальевичны әле дә җылы хәтирәләр белән искә ала. Сәяхәтләрендә дә аңа, шөкер, яхшы кешеләр күп очрый. Хәтта, Санта-Клаус янына барганда да, аны бер дә таныш булмаган кешеләр машинага утыртып, Рованиемигә кадәр алып барырга риза булганнар. Әмма үз юлын егет ике тәгәрмәчен әйләндереп кенә үтәргә булган. Һәм ул үз максатына иреште. 28 декабрь көнне егет хатларны Санта-Клауска тапшырды.
- Юл җиңел булмады. Сәяхәткә үзем генә чыгып китсәм дә, юлда мин ялгызым булмадым. Балаларның хатлары мине салкын төннәрдә җылытып, көч-дәрт биреп тордылар. Сәяхәтнең беренче көннәре иң авыры булгандыр. Хәтта, берара мин үз көчләремә дә 100% ышанмый башлаган идем. Әмма мин кечкенә ледига сүз бирдем, бу һәм юлымда очраган һәрбер кеше, урын миңа исән-сау барып җитәргә ярдәм итте. Шул уңайдан мин сәяхәтемдә очраган һәрбер кешегә зур рәхмәтемне җиткерергә телим. Балаларга исә шуны теләр идем: көчле булыгыз, әмма үскәчтен дә балалар кебек хыялланыгыз, - дип теләде егет.
Могҗизалар дөньяда бар ул! Һәм Стас кебек кешеләр моны дәлилли. Гомумән, һәр кеше дә яхшы, изге гамәлләрне ясый ала бит. Моның өчен махсус көннәрне, әмерләрне көтәргә кирәкми. Кемнедер бәхетле итәр өчен, күп нәрсә кирәкми бит. Еш кына җылы сүз, хәл белешү һәм гади елмаю да ярдәм итә. Шуңа да могҗизаларга ышанып, аларны үзебез дә ясап яшик, дуслар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев