Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа ел турында нәрсә беләбез?

Яңа ел - һәр­кем­нең иң ярат­кан һәм кө­теп ал­ган бәй­рәм­нә­ре­нең бер­се. Әм­ма бу бәй­рәм ту­рын­да без күп бе­лә­без­ме соң? Яңа ел ту­рын­да иң кы­зык­лы факт­лар­ны җы­яр­га бул­дык. Яңа ел­ны бәй­рәм итә баш­лау без­нең эра­га ка­дәр­ге 3 меңь­ел­лык­ка - Ме­со­по­та­ми­я­гә ба­рып то­та­ша. Ва­ви­лон хал­кын­нан иу­дей­лар, ан­на­ры грек­лар аша бу ва­кый­га Көн­ба­тыш...

Яңа ел­ны бәй­рәм итү ва­кы­ты төр­ле­чә бул­ган. Аны язын да, җәй кө­не дә, кө­зен дә, без га­дәт­лән­гән­чә кыш кө­не дә бәй­рәм ит­кән­нәр. Хә­зер­ге ва­кыт­та исә күп­че­лек ил­ләр­дә Яңа ел­ны 31 де­кабрь­дән 1 гыйн­вар­га кар­шы төн­дә бәй­рәм итә­ләр.

Бо­рын­гы Русь­тә X-XV га­сыр­да Яңа ел­ны 1 март­та бәй­рәм ит­кән­нәр, 1348 ел­да бәй­рәм 1 сен­тябрь­гә кү­че­рел­гән, ә 1699 ел­да Рос­сия им­пе­ра­то­ры Петр I ха­лык­ны яңа ука­зы бе­лән шак­ка­ты­ра. Ул ел ба­шын 1 сен­тябрь­дән 1 гыйн­вар­га кү­че­рә. Бу ба­ры тик ка­лен­дарь­да­гы да­та гы­на бул­ма­сын өчен, үз ука­зын­да өй­ләр­не чыр­шы һәм ар­тыш бо­так­ла­ры бе­лән би­зәр­гә, ма­тур итеп ки­е­нер­гә, муш­кет­лар­дан атар­га, ра­ке­та­лар ат­ты­рыр­га бо­е­ра.

Чыр­шы би­зәү ту­рын­да бе­рен­че рәс­ми мәгъ­лү­мат­лар XVII га­сыр­га ка­рый. Та­рих­чы­лар сүз­лә­рен­чә, Раш­туа уңа­ен­нан бе­рен­че чыр­шы­лар­ны Эль­зас­та би­зи баш­лый­лар. Төс­ле кә­газь­дән ясал­ган ро­за­лар, ал­ма­лар, пе­ченье, ши­кәр ки­сәк­лә­ре һәм ми­шу­ра бе­рен­че уен­чык­лар бу­ла. Рос­си­я­дә яңа ел чыр­шы­сын XIX га­сыр­да да, XX га­сыр ба­шын­да да бик яра­тып би­зи­ләр. Әм­ма 1918 ел­да боль­ше­вик­лар бу га­дәт­не тыя: әле­ге тра­ди­ция ди­ни бәй­рәм - Раш­туа бе­лән бәй­ле дип бел­де­рә. Чыр­шы би­зәү га­дә­те 1935 ел­да гы­на ки­ре кай­та.

Бе­рен­че пы­я­ла чыр­шы уен­чы­гы Тю­рен­ги­я­дә (Сак­со­ния) XVI га­сыр­да яса­ла. Чыр­шы уен­чык­ла­рын күп­ләп җи­теш­те­рү исә XIX га­сыр­да гы­на баш­ла­на.

Сан­та-Клаус бе­рен­че тап­кыр 1822 ел­да Аме­ри­ка Куш­ма Штат­ла­рын­да бар­лык­ка ки­лә. Соң­рак сла­вян ха­лык­ла­ры Сан­та­ны «кү­че­реп алып» без­нең Кыш ба­бай­ны бул­ды­ра.

Дед Мо­роз­ның ту­ган кө­не - 18 но­ябрь­дә. Ыша­ну­лар бу­ен­ча, нәкъ шу­шы ва­кыт­та аның ту­ган ягы­на - Бө­ек Ус­тюг­ка кар­лы-бу­ран­лы кыш ки­лә.

Ә ме­нә Кар кы­зы об­ра­зы Рос­си­я­дә уй­лап та­бы­ла. 1873 ел­да Алек­сандр Ос­т­ровс­кий «Сне­гу­роч­ка» пье­са­сын яза. Кар кы­зы, Кыш ба­бай­ның оны­гы бу­ла­рак, XX га­сыр­ның 50нче ел­ла­рын­да Кремль чыр­шы бәй­рәм­нә­ре өчен языл­ган сце­на­рий­лар аша та­ны­ла.

1843 ел­да Лон­дон­да бе­рен­че яңа ел отк­рыт­ка­сы бас­ты­ры­ла. Шул рә­веш­ле, Яңа ел­га отк­рыт­ка­лар җи­бә­реп тәб­рик­ләү тра­ди­ци­я­се бар­лык­ка ки­лә.

Ба­ры­быз­га да та­ныш «В ле­су ро­ди­лась ёлоч­ка» җы­ры бе­рен­че тап­кыр «Ма­лют­ка» ба­ла­лар жур­на­лын­да 1903 ел­да ук ба­сы­лып чы­га. Ба­ры тик 2 ел­дан соң гы­на ком­по­зи­тор Ле­о­нид Бек­ман Ра­и­са Ку­да­ше­ва ши­гы­ре­нә му­зы­ка яза.

1947 ел­га ка­дәр 1 гыйн­вар га­дә­ти эш кө­не бу­ла. Ка­лен­дарь­га үз­гә­реш Юга­ры Со­вет Пре­зи­диу­мы­ның 1947 ел­ның 23 де­каб­рен­дә ба­сы­лып чык­кан ука­зы бу­ен­ча кер­те­лә. Шу­ңа да 1948 ел­ны СССР хал­кы ин­де ял итеп кар­шы ала.

Ил ли­де­ры­ның Яңа ел кот­ла­вы 1970 ел­да бар­лык­ка ки­лә. Бе­рен­че ел­да бу тәб­рик­ләү бәй­рәм кот­ла­вы­на бер дә оша­ма­ган бу­ла. КПСС Үзәк Ко­ми­те­ты ге­не­раль сәр­ка­ти­бе Ле­о­нид Бреж­нев үз чы­гы­шын­да озак­лап бишь­ел­лык нә­ти­җә­лә­ре, ком­му­низм тө­зү һәм дә­ү­ләт мәсь­ә­лә­лә­ре ха­кын­да сөй­ли. Ки­лә­се ел­да­гы кот­лау ин­де күп­кә кыс­ка­рак бу­ла.

2009 ел­да Рос­сия Пен­сия фон­ды Бө­ек Ус­тюг Дед Мо­ро­зы­на «Әки­я­ти хез­мәт ве­те­ра­ны» ди­гән исем би­рер­гә ка­рар кы­ла. Пен­сия фон­ды­ның Во­лог­да бү­лек­чә­се җит­ди рә­веш­тә әки­я­ти ге­рой­ны бө­тен дөнья бу­ен­ча по­ши­лар­да буш­лай йө­рү хо­ку­кы бир­гән та­нык­лык тап­шы­ру­га ча­кы­ра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев