Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа елда - яңа торак

Быел Татарстанда гомуми мәйданы 2,401 млн.кв. м. торак төзү планлаштырыла. Мондый мәгълүмат бүген яңа елда беренче видеоконференцэлемтә режимында узган республика киңәшмәсендә хәбәр ителде. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков алып барды. ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов үзенең докладында белдергәнчә, 2015 ел нәтиҗәләре буенча республикада 2...

Быел Татарстанда гомуми мәйданы 2,401 млн.кв. м. торак төзү планлаштырыла. Мондый мәгълүмат бүген яңа елда беренче видеоконференцэлемтә режимында узган республика киңәшмәсендә хәбәр ителде. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков алып барды. ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов үзенең докладында белдергәнчә, 2015 ел нәтиҗәләре буенча республикада 2 млн. 405,5 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган. План 100,2%ка үтәлгән. Социаль ипотека программасы буенча 2016 елда гомуми мәйданы 506,7 мең кв. м. 184 торак йортны файдалануга тапшыру планлаштырыла. Аренда торагы төзелеше программасы кысаларында 2016 елда гомуми мәйданы 29,6 мең кв. м. 36 торак йорт төзү планлаштырыла. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 2015 елда 1565 тикшерү уздырылган. Хезмәт кагыйдәләрен бозган өчен 31,4 млн. сумга 779 карар чыгарылган. Бүгенге көнгә республика буенча 19 млн. сум штраф алынган. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры урынбасары Җәүдәт Сәләхов чыгыш ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев