Яңа елга салкынайта
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 1 гыйнварга каршы төндә Татарстанда шактый салкын булырга охшап тора. Республика районнарында 31 декабрьдә һава температурасы 26 градуска кадәр түбән төшәчәк, дип фаразлый синоптиклар. 1 гыйнварда инде 28 градус салкын булуы ихтимал. Казанда да салкын булачак - 1 гыйнварга каршы төндә...
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 1 гыйнварга каршы төндә Татарстанда шактый салкын булырга охшап тора. Республика районнарында 31 декабрьдә һава температурасы 26 градуска кадәр түбән төшәчәк, дип фаразлый синоптиклар. 1 гыйнварда инде 28 градус салкын булуы ихтимал. Казанда да салкын булачак - 1 гыйнварга каршы төндә 19-21, аязган вакытта 24 градус булыр дип фаразланыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев