Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа хастаханә төзеләчәк

Шәһәр советы депутаты, ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе баш табибы Марат Мөхәммәдиев Чаллы шәһәр советының йомгаклау утырышында ТР Президенты Рөстәм Миңнехановтан күп профильле хастаханә төзү проектын хуплавын сорады.

Марат Фәнис улы әйтүенчә, пандемия бер сәгать эчендә һәр кешенең тормышын үзгәртте, сәламәтлек саклау системасы өчен җитди сынауга әверелде, зур медицина учреждениеләренә кыска гына вакыт эчендә профилен үзгәртергә туры килде. Шәһәрдә коронавирус инфекциясе йоктырган пациентлар өчен хастаханәләрдә 1096 урын булдырылды. Эш күләме зур булса да, табиблар үзләренә йөкләнгән бурычны үтәде.

Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе баш табибы шулай ук 5нче шәһәр хастаханәсе базасында яңа күп профильле стационар төзү кирәклегенә дә игътибар юнәлтте. Учреждение заманча таләпләргә җавап бирми торган бинада урнашкан, - диде ул. Хастаханәнең яңа бинасы өчен Чулман проспектында җир бирелгән иде. Проект эшләре тәмамлангач, төзелеш башланырга тиеш. РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина бу объектка федераль бюджеттан акча җәлеп итү юнәлешендә  сәламәтлек саклау министрлыклары белән эшләргә ышандырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев