Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа мәчет төзелә

Чаллыда яңа мәчетләр төзү планлаштырыла. Шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин ошбу хакта болай дип белдерде: "Шәһәр киңәя бара. Яңа микрорайоннарда яшәүчеләргә хәзерге вакытта сафта булган мәчетләр ерагая. Шуңа күрә без шәһәр хакимиятенә яңа гыйбадәт йортлары төзелеше өчен җир участоклары сорап мөрәҗәгать иттек. Бүгенге көндә, Аллага шөкер, өч мәчет өчен җир...

Чаллыда яңа мәчетләр төзү планлаштырыла.

Шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин ошбу хакта болай дип белдерде: "Шәһәр киңәя бара. Яңа микрорайоннарда яшәүчеләргә хәзерге вакытта сафта булган мәчетләр ерагая. Шуңа күрә без шәһәр хакимиятенә яңа гыйбадәт йортлары төзелеше өчен җир участоклары сорап мөрәҗәгать иттек. Бүгенге көндә, Аллага шөкер, өч мәчет өчен җир алынды. Кайберсендә эш тә башланды. Шәһәр хакимиятенә мөселманнар ихтыяҗын аңлаулары, үтенечебезне кире какмаулары өчен рәхмәт белдерәбез.

"Яңа мәчетләрнең берсе "Замелекесье" бистәсендә булачак. Биредә төзелеш өчен кирәкле барлык документлар булдырылган, мәхәллә юридик теркәү үткән, аның исәп-хисап счеты ачылган. Мәхәлләне оештыручыларның күпчелеге Чирмешән районының Утыз Имәни авылыннан булганга, аңа ошбу авылдан чыккан дин галимебез, шагыйрь Габдрәхим Утыз-Имәни исемен биргәннәр. Бу исем барлык теркәү документларында да чагылыш таба. Территория өлешчә киртәләп алынган, нигезгә 12 метрлы 49 субай кагылган. Мәчетнең эскиз проекты төзелгән. Ул мөселманнарга хезмәт күрсәтәчәк тулы бер комплекс итеп күзаллана. Мәсәлән, биредә төп намаз залыннан тыш, аерым ишектән керә торган хатын-кызлар залы, мәдрәсә классы, имам бүлмәсе, хәләл ризыклар кибете булачак. Мәчет 150 мөселманга исәпләнелә, территориясе 57 сутый. Быел нигезгә бәйле бетон эшләрен тәмамлау күздә тотыла.

15 октябрьдә шәһәр мөхтәсибәте җитәкчеләре Орловка боҗрасы янәшәсендә мәчет төзелеше өчен җир участогы (24 сутый) чикләрен билгеләделәр. Ошбу изге эш дога кылудан башланды. Биредә төзеләчәк гыйбадәт йорты мөсафирлар өчен дә бик мөһим. Чөнки ул Казан-Уфа трассасы янәшәсендә (Казан проспекты) үсеп чыгар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев