Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа министр яшьләр өчен милли проектларны тормышка ашырырга тели

Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов милли проектларны тормышка ашырырга һәм яшьләр белән актив эшләү буенча махсус программа булдырырга тели.

“Минемчә, республикадагы һәрбер министрлыкта яшьләр белән эшләү буенча махсус программа булдырырга кирәк. Икътисад министрлыгы яшь эшмәкәрләр белән эш алып бара, мәдәният министрлыгы – иҗат вәкилләре белән. Әйтик, яшьләр министрлыгы, әлеге юнәлештә эш алып баручы орган буларак, һәрбер программаны төзүдә һәм аларны тормышка ашыруда катнашачак”, - диде ул. 

Министр фикеренчә, милли проектларны тормышка ашыру зур әһәмияткә ия. “Актив яшьләр шушы эшчәнлектә, минемчә, мөһим рольне уйнарга тиеш. Миллине заманча һәм актуаль итү, ә заманчаны милли аспект аша күзаллау мөһим”, - диде Фәттахов.

https://tatar-inform.tatar/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев