Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа мәктәп булачак

Төзелеп килүче балалар бакчалары белән беррәттән, быел Чаллының 37нче бистәсендә 860 урынлы мәктәп төзелешенә нигез салу яңа микрорайоннарда яшәүчеләр өчен зур сөенеч булды. Ә инде шәһәр җитәкчеләренең һәм төзүчеләрнең мәктәпне шәһәр тарихында беренче мәртәбә рекордлы арада - бер ел эчендә сафка бастырырга вәгъдә бирүләренә ышанмаучылар да булгандыр. Чөнки моңарчы бер...

Төзелеп килүче балалар бакчалары белән беррәттән, быел Чаллының 37нче бистәсендә 860 урынлы мәктәп төзелешенә нигез салу яңа микрорайоннарда яшәүчеләр өчен зур сөенеч булды.

Ә инде шәһәр җитәкчеләренең һәм төзүчеләрнең мәктәпне шәһәр тарихында беренче мәртәбә рекордлы арада - бер ел эчендә сафка бастырырга вәгъдә бирүләренә ышанмаучылар да булгандыр. Чөнки моңарчы бер мәктәпне төзү өчен 6-7 ел вакыт кирәк булган. Төзүчеләр вәгъдәләрен онытмыйлар. Нинди генә һава шартлары булуга карамастан, объектта эш тукталмый. Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев, мәктәп төзелеше мәйданында булып, эшләрнең торышы белән якыннан танышты.

Мәктәп бинасын "Евростиль" ҖЧҖ төзи. Төзелеш өчен акча республика бюджетыннан бүленгән. Бүгенге көндә бинаның стеналарын өяләр - беренче кат төзелеп бетеп килә. Төзүчеләр өчен Яңа ел бәйрәмнәре дә кыска - 3 гыйнварда кабат эш башланачак объектка финансларның вакытында бүленүе һәм төзелеш материаллары белән тоткарлык булмау эшләрнең көйле баруын тәэмин итә. Димәк, мәктәп билгеләнгән срокка әзер булачак, дигән сүз.

- Чаллыда соңгы 20 елда мәктәпләр төзелмәгән. Икътисади хәл авыр булуга карамастан, республика җитәкчелеге 37нче бистәдә мәктәп төзергә карар кылды. Чөнки бу микрорайонда мәктәп бик тә кирәк: бүгенге көндә төрле яшьтәге 2000 бала башка микрорайоннардагы мәктәпләрдә белем ала", - диде Наил Гамбәр улы.

Шәһәр мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Рамил Хәлимов әйтүенчә, ел башыннан яңа мәктәпкә җитәкче билгеләнәчәк. Ул, үз чиратында, укытучылар коллективын туплау белән шөгыльләнәчәк. Агымдагы уку елы ахырына коллектив тупланып, эшкә әзер булырга тиеш. Төзелеш эшләре тәмамлануга, бинаны җиһазлау башлана. Бу якынча 78 млн сумга төшәчәк.

Киләсе елга Татарстан, шул исәптән, Чаллы да мәктәпләр төзү буенча федераль программада катнаша. Перспективада шәһәрдә тагын 6-7 мәктәп төзү күздә тотыла. 36нчы комплекста, 65нче микрорайонда, Мәләкәс аръягында хәтта икешәр мәктәп кирәк, диде шәһәр башлыгы һәм бу объектлар булсын өчен, республика хөкүмәте белән бергәләп эшләячәкләренә ышандырды.

Илгизә ЛОТФУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X