Яңа полислар
1 июльдән ОСАГО полисларының яңалары барлыкка килүе турындагы канун 11 февральдә үк кабул ителсә дә, иминият компаниеләрендә бу хакта әле дә төгәл белүче юк.
Яңа ОСАГОның өстенлекләре дә сер булып кала. Аның каравы яңа бланкның эскиз проекты "Российская газета"да басылып чыкты. Баксаң, бүген Россиядә 4 миллионга якын ялган ОСАГО полисы кулланыла ди. Алдалауларга нокта кую өчен ышанычлы бланклар булдырырга кирәк дип тапканнар. Яңа бланкта барысы да яңача: шрифт, билгеләрнең үлчәме дә үзгәргән. Яктыда караганда бланкта "полис" сүзен, машина сүрәтен дә күрергә мөмкин. Бланкта урнаштырылган махсус QR код ярдәмендә полис, автомобиль, аның хуҗасы турында тулы мәгълүмат та алып булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев