Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа премьера, яки Бер мәхәббәт кыйссасы

Март ахырында шәһәребезгә Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театры килә. Кунаклар Чаллы тамашачысына өр-яңа спектакль премьерасын тәкъдим итәчәкләр. Оренбург театры, үткән елдагы кебек, быел да бер генә көнгә, бер генә спектакль белән килә. Бер, ләкин берәгәйле булырга охшаган. "Спектакль Чаллыда яшәүче язучы Айгөл Әхмәтгалиева пьесасы буенча куелды. Шуңа...

Март ахырында шәһәребезгә Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театры килә. Кунаклар Чаллы тамашачысына өр-яңа спектакль премьерасын тәкъдим итәчәкләр.

Оренбург театры, үткән елдагы кебек, быел да бер генә көнгә, бер генә спектакль белән килә. Бер, ләкин берәгәйле булырга охшаган. "Спектакль Чаллыда яшәүче язучы Айгөл Әхмәтгалиева пьесасы буенча куелды. Шуңа да, беренче булып, чаллылылар хөкеменә тапшырырга ниятләдек, - ди Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театры директоры урынбасары Флера Алимгулова. - "Ул бит кичә иде..." дигән 2 пәрдәлек моңсу комедиянең сюжеты бик матур - кешенең хис-кичерешләре, ялгызлык турында. Гаҗәеп кызыклы лирик әсәр. Чаллылылар яратып кабул итәр дип уйлыйм".

Пьесаның төп геройлары - Диләрә белән Әсхәт. Алар ялгызлыктан, бәхетсезлектән интегәләр. Язмышларын өр-яңадан язарга, мәхәббәтле, пар канатлы тормыш корырга өметләнәләр. Аларның очраклы очрашуы икәвендә дә якты, җылы хисләр уята. Бер-берсенә ничек гашыйк булуларын геройлар үзләре дә сизми калалар. Спектакльдә вакыйгалар Диләрәгә "бер сәгатькә ир" килүе белән башланып китә.

Айгөл Әхмәтгалиеваны моңарчы хикәя, повестьлар остасы буларак кына белсәк, Оренбург театры безгә аны драматург буларак күзаллау мөмкинлеген бирә. Хәер, язучы үзе һич кенә дә драматург дигән исемгә дәгъва белдермәвен әйтә. Ләкин шунысы хак: заманында "Баш куям тезләреңә" пьесасы белән танышкач, Туфан ага Миңнуллин үзе фатиха биргән аңа.

Айгөл - сәхнә өчен язылган әсәрләре белән "Яңа татар пьесасы" конкурсында катнашкан һәм җиңү яулаган автор. Оренбург театры сәхнәгә куйган "Ул бит кичә иде..." пьесасы да конкурска җибәрелгән әсәре. "Казанда Нурания Җамали моңарчы ике пьесамны сәхнәгә куйган иде. Тамашачылар җылы кабул итте, үзем дә канәгать калдым, - ди Айгөл Әхмәтгалиева. - Ә бу әсәремне Оренбург театры беренче булып куя. Бик дулкынланып көтәм премьераны. Пьесаны сәхнәләштергәндә режиссер белән даими элемтәдә торып, киңәшләшеп эшләдек. Бар да күңелдәгечә булды кебек".

Әсәрне куючы режиссер да, рәссам да үз эшләренең осталары. Пьесаны Мәҗит Гафури исемендәге дәүләт башкорт академия театры режиссеры, Башкортостан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Айрат Абушахманов сәхнәгә куйган. Рәссам-куючысы - Г.Камал театрыннан Булат Ибраһимов.

Гомумән, М.Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театры - чирек гасырлык иҗат юлы булган танылган профессиональ сәнгать коллективы. Быел театрга - 25, ә Оренбургта беренче профессиональ труппа оештырылуга 110 ел тула. "Юбилейлар елын без гастрольләрдән башладык. 13-15 февральдә спектакльләр белән - Камал театрында, 16сы Әлмәттә чыгыш ясадык. 27 мартта Чаллының татар драма театрында уйныйбыз", - ди Флера Алимгулова.

25 ел эчендә театр йөзгә якын әсәрне сәхнәгә куйган. Алар арасында Татарстан авторларыннан Аяз Гыйләҗев, Туфан Миңнуллин, Фуат Садриев, Илгиз Зәйниев, Ркаил Зәйдулла һәм башка драматургларның әсәрләре сәхнәләштерелгән. Театр татарлар яшәгән Самара, Сызрань, Тольятти, Әстерхан, Уральск, Актүбә, Екатеринбург, Төмән төбәкләрендә Татарстан, Башкортостан шәһәр һәм авылларында гастрольләрдә була. Һәр җирдә аларны көтеп алалар, яратып карыйлар.

Оренбург театры куйган өр-яңа спектакль, һичшиксез, чаллылылар күңеленә дә хуш килер. Шунысын да әйтергә кирәк, спектакль рус теленә синхрон тәрҗемә ителә.

Илгизә ЛОТФУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев