Шəhри Чаллы

Яңа программа

2017нче елдан Татарстан хөкүмәте үзләрен карый алмаган өлкәннәрне гаиләләренә алганнарга акча түли башларга мөмкин, дип яза kazanfirst.ru. Моның өчен өйгә алынган хатын-кызлар - 55, ә ир-атлар 60 яшьтән өлкәнрәк булырга тиеш, дип белдерелә.

Инвалид булмаган һәм өченче төркем инвалидларны алганнарга -4000, икенче төркемдәгеләргә - 6000, беренче төркемдәгеләр өчен 8000 сум акча ай саен түләнеп торачак. Ике як та риза булган вакытта гына гаилә өлкәнне үзенә ала алачак. Алучы да, гаиләгә килгән өлкән кеше дә теге йә бу якның милкенә дәгъва белдерә алмый. Пенсионер кеременең кимендә 25 проценты үзендә калырга тиеш, дип белдерелә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: