Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа сезон шатлыкларга бай булсын!

Чаллы татар дәүләт драма театры октябрьнең беренче җомгасында яңа сезон ачуны традициягә кертте. Быел коллектив дуслары белән бергәләп 27нче сезонны 7 октябрьдә башлап җибәрде. Бәйрәм урамнан ук башланды. Татарстанның атказанган артисты Равил Галиев башкаруындагы җырлар астында артистларыбыз яшел келәмнән уздылар.

Татарстанның атказанган артистлары Чулпан Казанлы һәм Энҗе Шиһапова тәкъдиме белән сезонны яңача ачу тамашачылар күңеленә хуш килде. "Артистларны сәхнәдән күрү бер хәл. Яшел келәмнән үткәндә без алар белән якыннан таныштык. Бу яңалык Канна фестиваленнән бер дә ким булмады", - ди Чаллының баш дәүләт автоинспекторы Радий Кадиков.

Аннары кунаклар залга, артистлар сәхнәгә үтте. Театр директоры Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рашат Фәйзерахманов шатлыклы вакыйгалар белән таныштырды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов указы белән Нурия Сәләховага "Татарстанның атказанган артисты" дигән Мактаулы исем бирелде.

Зал әлеге хәбәрне алкышларга күмде. Моннан тыш, артистларга һәм театрның башка хезмәткәрләренә Татарстан Мәдәният министрлыгының, шәһәр башкарма комитетының Мактау грамотлары, Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Театрның яңа сезонын ачарга килүчеләр арасында җитәкчеләрнең күп булуы сөендерде. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты ректоры Фәйрүзә Мостафина, сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Олег Сабаев, "КАМАЗ" акционерлык җәмгыяте җитәкчеләренең берсе Равил Харисов барысы да ана телебездә яраткан театрыбызга уңышлар теләп, номинацияләрдә җиңүче артистларга бүләкләр тапшырдылар. Менә алар төрле номинацияләрдә җиңгән, узган сезонның иң талантлы артистлары: Илфат Әскәров, Чулпан Казанлы, Фәнис Сәхәбетдинов, Гөлүсә Җамалиева, Миләүшә Гыйльметдинова, Индира Маликова. Аларның барысына да диплом һәм 10ар мең сум акча тапшырылды.

Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина: "Ихлас күңелемнән яңа сезон ачылу белән котлыйм. Сезгә иҗади уңышлар, спектакльләрегезнең һәрвакыт тулы залларда үтүен телим", - диде.

Шөкер, яраткан җырчыбызның теләге тормышка ашты. Айгөл Әхмәтгалиева әсәре буенча кулган "Ул бит кичә иде..." лирик комедиясе тулы залда үтте. Тамашачылар Алсу Хәбетдинова, Флүзә Касаева, Рәзил Фәхертдинов, Чулпан Арысланова, Рафил Сәгъдуллин, Эдуард Латыйпов уенын көчле алкышларга күмделәр. Тормыштан алынган, бүгенге көндә дә актуаль проблемлаларны үз эченә алган комедия күпләрне уйланырга, елмаерга мәҗбүр итте. Өстәлдә спиртлы эчемлекләрнең күп булуы гына эчне пошырды.

"Без хатыным белән Чаллы театрының барлык спектакльләрен дә карап барабыз. Бу спектакль дә бик ошады. Артистларга һәм коллективка яңа проектларны тормышка ашыруда уңышлар юлдаш булсын", - диде "Яр Чаллы җылылык челтәрләре компаниясе" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Айрат Зәйнуллин.

Хезмәттәшләренең шатлыгын уртаклашырга Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артистлары да килгән иде. "Чаллы татар дәүләт драма театры артистлары үзләренең уйнау осталыгы, тәҗрибәсе белән аерылып тора. Алар кечкенә сәхнәдәдә, зур сәхнәләрдәдә бик оста чыгыш ясыйлар. Без, мәсәлән, Чаллы театры бинасында уйнасак, үз тавышыбыз башыбызга каба. Ә алар теләсә нинди сәхнәдә берсеннән-берсе матур образлар иҗат итәләр. Коллективка зур сәхнәле бина бирелсен иде", - диде Татарстанның атказанган артисты Рәзилә Муллина.

Чаллыбызның милли-мәдәни үзәгенә әйләнгән Чаллы татар дәүләт драма театры коллективына яңа сезонда уңышлар телибез. Тамашачыларны матур спектакльләр белән сөендерүләрен дәвам итсеннәр. Спектакльләре һәрвакыт тулы залларда үтсен.

Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X