Шəhри Чаллы

Яңа тарихи китап басылып чыкты

Казанда "История татар Западного Приуралья" исемле китап басылып чыкты.Аны тәкъдим итү чарасы Татарстан башкаласында ноябрь башында узачак. Китапны әзерләгән Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге тарих институты мөдире Рафаил Хәкимов әйтүенчә, төбәктәге татарлар тарихын язуны сорап Башкортстан татарлары мөрәҗәгать иткән. Билгеле булганча, кайбер башкорт галимнәре хәзерге Башкортстанның көнбатышында гына түгел, хәтта Татарстанның Минзәлә...

Казанда "История татар Западного Приуралья" исемле китап басылып чыкты.Аны тәкъдим итү чарасы Татарстан башкаласында ноябрь башында узачак.

Китапны әзерләгән Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге тарих институты мөдире Рафаил Хәкимов әйтүенчә, төбәктәге татарлар тарихын язуны сорап Башкортстан татарлары мөрәҗәгать иткән. Билгеле булганча, кайбер башкорт галимнәре хәзерге Башкортстанның көнбатышында гына түгел, хәтта Татарстанның Минзәлә һәм тагын берничә районында башкортлар яшәгән, алар татарлар тарафыннан ассимиляцияләнгән дип тәкърарлый. Уфада моның белән килешмәгән татар активистлары бу мәсьәләләргә ачыклык кертүне сорап Казандагы тарихчыларга мөрәҗәгать итеп килә. Элегрәк Мәрҗәни исемендәге тарих институтының Алтын Урда тарихын өйрәнү үзәге мөдире Илнур Миргалиев бу китапны әзерләү тәкъдиме белән Башкортстандагы татар эшмәкәрләре чыкканлыгын һәм галимнәрнең хезмәте алар тарафыннан финанслануын белдергән иде.

Рафаил Хәкимов Азатлыкка: "Хәзерге Башкортстан җирләренә татарлар XVII-XVIII гасырларда - Явыз Иван Казан ханлыгын басып алганнан соң күченеп утыра башлаган дип санала. Әмма бу дөрес түгел. Татарлар анда XIII гасырдан ук яшәгән. Көнбатыш Урал яны биләмәләренә без Башкортстанның көнбатыш районнарын да, Пермь төбәгенең көньягын да, Татарстанның көнчыгышын да кертәбез. 1470нче елларга караган урыс чыганакларына күрә, бу җирләр Алтын Урданың Болгар һәм Агыйдел олысларына кергән - башкортлар бераз читтәрәк яшәгән", дип белдерде.Урал яны далаларындагы күчмә халыкларга һәм Урта гасыр татар дәүләтләренә багышланган беренче томны әзерләүдә Русиянең төрле төбәкләреннән дә, чит илләрдән дә абруйлы тарихчылар җәлеп ителгән. Хәзергә ул 500 данәдә генә басылса да, Хәкимов иң мөһиме - теләгән кешенең аны интернеттан йөкләп уку мөмкинлеге булуы ди.

Алга таба тагын ике том чыгачак. Икенче том татарларның Русия империясендәге тормышы турында булса, өченчесе ХХ гасырга багышланачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: