Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Яңа татар пьесасы” конкурсы игълан ителде

Татар театрының 110нчы юбилей сезонында драматургия өлкәсендә 11нче мәртәбә "Яңа татар пьесасы" конкурсы игълан ителә. Конкурска пьесалар 2016 елның 1 ноябренә кадәр кабул ителәчәк, дип хәбәр таратты аны оештыручылардан Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сайты. Драматургия өлкәсендә беренче конкурс Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры инициативасы белән 2003 елда...

Татар театрының 110нчы юбилей сезонында драматургия өлкәсендә 11нче мәртәбә "Яңа татар пьесасы" конкурсы игълан ителә. Конкурска пьесалар 2016 елның 1 ноябренә кадәр кабул ителәчәк, дип хәбәр таратты аны оештыручылардан Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сайты.
Драматургия өлкәсендә беренче конкурс Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры инициативасы белән 2003 елда үтте. Хәзер конкурс 2 елга бер мәртәбә уздырыла. Конкурсның жюри составында - сәнгать белгечләре, тәнкыйтьчеләр, режиссерлар, абруйлы язучылар, журналистлар һәм җәмәгать эшлеклеләре.

Быелгы конкурс 2 этапта үткәрелә:
- 1 этапта (2016 елның 1 декабренә кадәр) жюри әгъзалары конкурска килгән барлык пьесаларны укыйлар һәм 2 этапка узган 10-15 пьесадан торган шорт-исемлек төзиләр. Бу шорт-исемлек массакүләм мәгълүмат чараларында һәм www.kamalteatr.ru интернет сайтында урнаштырыла.
- 2 этапта жюри җиңүче әсәрләрне билгели. Конкурста җиңеп чыгучы авторларның исемнәре 2016 елның 22 декабрендә игълан ителәчәк. Өч җиңүче автор акчалата премия белән бүләкләнә.

Конкурс ябык; псевдоним белән имзаланган әсәрләр (текстларның компьютерда яки язу машинкасында басылуы һәм электрон варианты булу шарт) 2 экземплярда кабул ителә; автор турында белешмәләр (фамилиясе, исеме, атасының исеме, туган елы, адресы һәм телефоны, кыскача иҗат биографиясе) ябыштырылган аерым конвертта тапшырыла.

Текстларны почта буенча түбәндәге адреска җибәрүегез сорала: 420021, Казан шәһәре, Татарстан урамы, 1 йорт, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, «Яңа татар пьесасы-2016» конкурсы.

Конкурс турында өстәмә мәгълүматларны конкурсның координаторы Гөлнур Гиматовадан 8 (843) 293-52-50 телефоны буенча яки kamalteatr@mail.ru электрон почтасы аша алырга мөмкин.

Конкурсны оештыручылар: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, «Казан утлары» журналы һәм «Татарстан яшьләре» газетасы. Конкурсның нигезләмәсе белән биредә танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев