Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа трамвайлар кайта

Хәбәр иткәнебезчә, Татарстанга Россия хөкүмәте электр транспорты алу өчен 160 миллион сум акча бирде. Шушы суммадан Чаллыга да өлеш чыкты: шәһәребезгә 10 яңа трамвай кайтарыла. Башкалабыз Казанга да 10 трамвай һәм 40 троллейбус сатып алына, Әлмәт шәһәренә 5 троллейбус кайта. Трамвай турында сүз чыккан икән шуны да өстәп әйтик, шәһәр...

Хәбәр иткәнебезчә, Татарстанга Россия хөкүмәте электр транспорты алу өчен 160 миллион сум акча бирде.

Шушы суммадан Чаллыга да өлеш чыкты: шәһәребезгә 10 яңа трамвай кайтарыла. Башкалабыз Казанга да 10 трамвай һәм 40 троллейбус сатып алына, Әлмәт шәһәренә 5 троллейбус кайта.

Трамвай турында сүз чыккан икән шуны да өстәп әйтик, шәһәр "Электротранспорт" идарәсе трамвай юлларын төзүне дәвам итергә зур планнар кора. Тимер юллар Беляев урамыннан Чулман проспектына кадәр сузылачак, аннан Раскольников урамына кадәр җиткереләчәк, трамвай юллары Королев урамы аша үтеп Мәскәү проспектына кадәр китә һәм шушы проспект буйлап кабат Беляев урамы чатына барып тоташырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев