Яңа завод – якты өметләр
Яшерен-батырын түгел, Haier компаниясе эшмәкәрләре шактый өлгер булып чыкты. Әле рекламасы да булмаган суыткычлар заводын инде апрельдә сафка кертергә җыеналар. Гомумән, партнерларыбызның планнары зурдан. Яңа товарны Россиядә генә түгел, якын чит илләргә дә сатарга исәпләре. Хәер, уңышларында шик юк. Дөньякүләм танылган иң шәпле брендларны да оста итеп "күчерергә" өйрәнделәр бит....
Яшерен-батырын түгел, Haier компаниясе эшмәкәрләре шактый өлгер булып чыкты. Әле рекламасы да булмаган суыткычлар заводын инде апрельдә сафка кертергә җыеналар.
Гомумән, партнерларыбызның планнары зурдан. Яңа товарны Россиядә генә түгел, якын чит илләргә дә сатарга исәпләре. Хәер, уңышларында шик юк. Дөньякүләм танылган иң шәпле брендларны да оста итеп "күчерергә" өйрәнделәр бит. Кигән киемебез генә түгел, бөтен көнкүреш техникасы, хәтта шәпле машиналарга кадәр бүген "made in CHINA"! Иң мөһиме, бәяләре безнең кесәгә ярашлы. Шуңа күрә кризис янаган чорда күпме кешене эшле итәргә вәгъдә биргән кытайлыларның Чаллыга килүенә бәлки сөенергә генәдер?
КИП "Мастер" территориясендә урнашкан әлеге завод проектына Кытай эшмәкәрләре 60 млн доллар күләмендә инвестицияләр сарыф итте. Соңгы вакытта безнең шәһәрдә тормышка ашкан проектларның бу - иң күләмлесе һәм иң әһәмиятлесе. Заводны төзүгә килгәндә, ул ике этапта башкарыла. Беренчесендә - куәте елына 250 меңгә якын суыткыч җитештерүче заводны сафка бастыру, икенчесендә әлеге күләмне 500 меңгә кадәр җиткерү планлаштырыла. Ләкин безнең шәһәр өчен иң мөһиме - чаллылыларны яңа эш урыннары белән тәэмин итү. Заводта 500 кеше эшләячәк. Тагын 1500 кешене аутсоринг буенча төрле хезмәтләргә җәлеп итү планлаштырыла. Хезмәткәрләрнең бер өлеше инде бүгеннән эшкә керешергә әзер. Кайберләре Кытайда тәҗрибә алып, укып кайтты. Шулай ук Казан Федераль университетының Чаллыдагы филиалында Haier компаниясе үзенең уку үзәген ачты. Биредә студентларны укытудан тыш, проектлау, монтажлау һәм техник хезмәт күрсәтү буенча һөнәри осталыкны камилләштерү курслары эшли. Шулай ук яңа җиһазларны презентацияләү дә күздә тотыла.
Haier компаниясе дизайнерлары Чаллыда эшләнәчәк суыткычларның 15 моделен тәкъдим итә. Әлеге көнкүреш товарларының төп өстенлеге - электр энергиясен бик аз сарыф итәләр һәм экологик яктан да чиста. Әле бәяләре дә артык "тешләмәс" дигән өмет бар. Ә Кытай суыткычларына ихтыяҗ булырмы - анысын вакыт күрсәтер...
Бүгенге көндә заводка эшкә урнашырга 300 кеше инде гариза тапшырган. Агымдагы елның апреленә кадәр тагын 250 кешене эшкә чакыру күздә тотыла. Вакансияләргә килгәндә, бүген заводка йөк төягеч машина йөртүче, җиһазларны төзекләндерүче, инженер-механик, инженер-энергетик, газ белән эретеп ябыштыручы, слесарь, сату бүлеге җитәкчесе кирәк. Иң мөһиме, әнә күпме халык эшле һәм иртәгәге көнгә өметле булачак!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев