Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ябыгу буенча диетолог киңәшләре

“Теләсә кайсы диета эшли һәм теләсә кайсы диета эшләми”, ди диетолог Элина Борханова. Ябыгу өчен ул каллорийларны санап торырга куша.

1. Диетологиянең нигезендә калорийларны киметү тора. Ябыгучы кеше ашаган кадәр каллорийларын чыгарырга тиеш. Күбрәк ашап, азрак хәрәкәтләнсәң, ризык май булып организмды җыелып бара. Әйтик, кешегә нормаль тән массасын саклап калу өчен якынча 1700 кило каллорий кирәк. Ябыгырга теләгән кеше каллорийлар күләмен 150-200гә киметергә тиеш. Каллорийларны санау өчен хәзер телефонда махсус кушымталар бар, алар күпме ашагыныңны санап бара.

2. Аксым, май һәм углеводлар баллансы да булырга тиеш. Моның өчен “тәлинкә методын” куллансаң яхшы. Тәлинкәнең бер өлешендә аксым булырга тиеш (ит, күкәй, сөт ризыклары), бер өлеше углеводлар (ярмалар, макарон, бәрәңге) һәм клетчатка – яшелчәләр булуы шарт. Баллансны саклап калу өчен 30 грамм (1 чәй кашыгы) файдалы майлар (сыр, зәйтүн мае, авокадо) кулланырга кирәк.

3. Мин ябыга торган кешеләргә беркайчан да ипине тыймыйм. 20 грамм ипидән авырлык артмый. Ипи белән чагыштырганда 10 грамм конфетның зыяны күбрәк. Конфет кешегә зыяннан кала бернәрсә дә бирми, ипидә әле B витамины бар.

Ләкин чама хисе булырга тиеш инде. ФМД дигән диета бар. Ул вакытта без бер ай нормаль тукланабыз да, аннан соң бер атна ризык күләмен ике тапкыр киметәбез. Бу көннәрдә хайван аксымнарын кулланмыйча гына, яшелчәләргә өстенлек бирергә кирәк. Бу үзенчә ач тору эффектын бирә. Кеше шулай ябыга. Аннан кабат нормаль туклануга күчәсең.  

 

https://tatar-today.ru/2018/12/38306/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев