Яңгырлардан соң Татарстанны «әбиләр чуагы» көтә
17 сентябрьгә каршы төндә Татарстанда шактый суытачак. ТР Гидрометүзәктә аңлатуларынча, һава температурасы 2 - 7 градуска кадәр төшәчәк.
15 сентябрьдә төньяк-көнбатыш җиленең 15-17 м/с ка кадәр көчәюе көтелә. Төнлә белән термометр баганалары 5 - 10 градуска кадәр төшәчәк. Көндез 11-16 градус җылы булачак.
Җылы көннәр Татарстанга 18 һәм 19 сентябрьдә кире кайтырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев