Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яхшырак эшләргә кирәк

Дүшәмбе киңәшмәсе атналык вакыйгаларны күзәтүдән башланып китте. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев, беренче чиратта, эчке эшләр идарәсе башлыгы, полиция полковнигы Алексей Соколовны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, эшләрендә уңышлар теләде. Үз чиратында, А.Соколов җинаятьчелекнең торышы белән белән таныштырды. - Ял көннәре штаттагы режимда үтте. Җинаять очраклары алдагы көннәрдәге дәрәҗәдә булды....

Дүшәмбе киңәшмәсе атналык вакыйгаларны күзәтүдән башланып китте.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев, беренче чиратта, эчке эшләр идарәсе башлыгы, полиция полковнигы Алексей Соколовны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, эшләрендә уңышлар теләде.

Үз чиратында, А.Соколов җинаятьчелекнең торышы белән белән таныштырды.

- Ял көннәре штаттагы режимда үтте. Җинаять очраклары алдагы көннәрдәге дәрәҗәдә булды. Юл һәлакәтләре дә кимү ягында. 200 грамм күләмендә наркотик матдә әйләнештән алынды, - диде Алексей Соколов.

Бәйрәм көннәрендә ЛДПР, "Бердәм Россия", КПРФ фиркаләре Чаллыда демонстрация үткәргән, тәртип бозу очраклары теркәлмәгән.

Шәһәргә 9 ноябрьдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов килеп китте. Ул Элеватор тавында төзелгән күперне карады. "КИП-Мастер" сәнәгать үзәгендә булды.

- Чаллыда социаль-көнкүреш объектлары Казаннан җибәрелгән акча исәбенә төзелде. Без Рөстәм Нургалиевичтан киләсе елда да ярдәм итүен сорадык. Ләкин яхшы эшләгәннәргә генә булышалар. Без сәнәгать продукциясе җитештерү буенча мөмкинлекләрне файдаланмыйбыз әле. Эшмәкәрлек күләмен арттырасы бар, - диде Наил Гамбәрович.

Мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Рамил Хәлимов үзенең чыгышында мәктәпкәчә белем һәм тәрбия мәсьәләләре хакында сөйләде.

- Бүген ике яшь ярымнан җиде яшькә кадәр булган балаларның (алар 30 134) барысы да махсус программа нигезендә шөгыльләнә. 2007 елдан алып 24 балалар бакчасы файдалануга тапшырылды. 7се төзелде, 18 бинага капиталь ремонт үткәрелде. Быелгы елның 30 октябренә бакчаларга 8785 юллама бирелде, - диде Рамил Мәрванович.

Юлламалар бирелү яңа бакчалар төзелү нәтиҗәсе генә түгел, ә төркемнәргә нәниләрне өстәмә рәвештә алу да. Әйтергә кирәк, 100 урынга 122 бала йөри. Нормага җиткерү өчен тагын 18 бакча төзергә кирәк булачак.

Наил Мәһдиев әти-әниләрнең "ярдәме" белән дә кызыксынды.

- Без үзебез дә балаларны бакчага йөрттек, мәктәптә укыттык, бу проблеманы беләбез. Әти-әниләрдән акча җыйганчы, әйдәгез, банкирларга, предприятие җитәкчеләренә мөрәҗәгать итик. Ярдәм итми калмаслар, - диде. Киләсе атнада ярдәм кулы сузган җитәкчеләрнең исемнәрен халыкка җиткерергә кирәк, дигән күрсәтмә бирде.

Үзәк һәм Автозавод районнары хәрби комиссары Рәшид Ильясов гражданнарны беренчел хәрби исәпкә кую, армия хезмәтенә быелгы чакырылыш нәтиҗәләре белән таныштырды.

Хәрби хезмәткә 2082 егет чакырылган, шуларның 359ы сәбәпсез килмәгән. Эчке эшләр идарәсе ярдәме белән 205е табылган, җавапка тартылган.

- Киләчәктә яшьләр арасында хәрби-патриотик тәрбия эшен көчәйтәсе бар. Армиягә барырга һәр егет атлыгып торсын иде.

Киңәшмәдә шулай ук кулланучылар базары һәм хезмәт күрсәтү идарәсе башлыгы Рәйсә Солтанова ярминкәләр барышы белән таныштырды. 16 ноябрьгә кадәр Азатлык мәйданында Белоруссия товарларын сату оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X