Шəhри Чаллы

Яхшы табиб булыр өчен, авыруларны яратырга кирәк

Казан «Гаилә» үзәгендә гомуми эш стажлары 150 елдан арткан табиб династияләрен хөрмәтләделәр.

Нәселләре белән үзләрен бер өлкәгә багышлаган гаиләләргә карап сокланмый мөмкин түгел. Үзеннән соң килгән буында яраткан һөнәренә карата мәхәббәт уяткан, балаларын, оныкларын үзе артыннан ияртә алган мондый кешеләр зур хөрмәткә ия. Шундый династияләрнең берсе – Габделхаков-Дәүләтшин– Мингалиевләр гаиләсе. Аларның гомуми эш стажлары 376 ел. Гаиләдә медицина юлын беренчеләрдән булып Габбас абый Габделхаков башлап җибәргән. Татарстанның атказанган табибы 40 елдан артык Казанның 1нче хастаханәсендә баш табиб булып эшләгән. Аның хатыны Диләрә ханым да медицина фәннәре кандидаты, тәҗрибәле белгеч.

Габделхаковларның улы Рөстәм белән кызлары Дания дә әти-әнисе юлын дәвам иттергән. Оныклары да бу юлдан атлый. Сәйәр Габделхаков: «Дәү әтием белән дәү әнием, әтием башлаган эшне дәвам итүем белән горурланам. Белгечлегем буенча гастроэнтеролог булсам да, фән өлкәсен сайладым. Студентларга, табибларга белем бирәм. Фән белән теорияне бәйләргә туры килә. Ярый әле киңәш сорарга гаиләбездә өлкән табибларыбыз бар дип сөенәм», – ди. Аның хатыны Алсу ханым да табиб-невролог. Аспирантурада укый, шулай ук фән белән кызыксына. Ике бала үстерәләр. «Әнием педиатр булгач рәхәт. Бала авырып китсә дә, аңа мөрәҗәгать итәм, әти дә табиб. Тәҗрибә уртаклашыр, ярдәм сорар кешең булу зур бәхет инде», – ди Алсу. Әңгәмәдәшемнең әти-әнисен дә медицина кавыштырган. «Мин 2нче балалар хастаханәсендә интернатура уза идем, янәшәдәге 5нче шәһәр хастаханәсендә Руберт эшли. Шулай танышып киттек», – ди югары категорияле табиб Раилә ханым.

Руберт әфәнденең эш стажы 40 елдан артык. Хәзер дә яраткан эшендә ул. КФУның медицина-санитария бүлегендә хирург булып эшли. Әти-әнисе авылда гади эшчеләр булсалар да, Руберт әфәнде балачактан ук табиб булырга хыялланган.


– Хәзерге медицина, элеккеге белән чагыштырганда, җир белән күк арасы. Әле 20 ел элек кенә күп нәрсә кул хезмәте ярдәмендә башкарыла иде, рентгеннан башка берни юк иде бит. Операция өчен энә, җепләрне танышлар аша гына таба идек, хәзер яңа технологияләр, компьютер заманы. Ләкин алар белән дә тәҗрибәле белгечләр идарә итәргә тиеш. Ничек кенә булмасын, һәрвакытта да пациентның сәламәтлеге – беренче урында, – ди Руберт әфәнде. Аны медицина өлкәсенә яшьләрнең сирәк килүе дә борчый. – Күбесе чит илгә, шәхси клиникаларга күчә. Медицина бер урында тормаган кебек, авыру төрләре дә үзгәрә, ничә ел эшләп тә кайбер көтелмәгән чирләр белән беренче тапкыр очрашырга туры килә.

Руберт әфәнде туган авылы Лаеш районы Татар Сараланы авылында йорт салып чыккан. Аның апасы, сеңлесе дә табиблар. Атна саен диярлек гаиләләре белән җыелышып туган якларына кайталар. «Без бит авыл балалары. Бергә җыелгач, әти-әни исән чактагы сыман. Яшелчәләр, чәчәкләр үстерәбез, җыелышкач, тема шул бер инде безнең – медицина турында сөйләшәбез», – диләр үзләре.

Руберт әфәнденең апасы Сөембикә ханым Гәрәева – Татарстанда билгеле гинеколог. Ул – Гәрәевләр династиясе вәкиле. Гәрәевләр династиясенең гомуми эш стажы – 334 ел. Сөембикә Гәрәева 45 ел гомерен Казанның 5нче шәһәр хастаханәсенә багышлаган. 35 ел бүлек мөдире вазифасын башкарган.

– Гомерем буе бер генә урында эшләдем. Коллективка килгәндә, мин иң яше идем. Тормышта мөмкинлекләр шактый булды, әмма мине җибәрмәделәр. «Кая барсаң да, шул авырулар бит инде», – диләр иде, үзем дә китмәдем. 70 яшемә кадәр эшемә тугры булып хезмәт иттем, – дип сөйли Сөембикә ханым.

Ире Рамил Гәрәев – медицина фәннәре докторы, академик, зур хөрмәткә ия кеше. Кызлары Гөлнара белән Ләйлә дә әти-әнисе юлыннан атлаганнар. Кияүләре дә табиб. Оныклары Тимур бүген медицина институтының VI курс студенты.
«Яхшы табиб булыр өчен авыруларны, эшеңне яратырга кирәк, пациентның кем булуына карамастан, ничек тә булса ярдәм итәргә тиешсең»,– ди Татарстанның атказанган табибы.

Чарада гомуми эш стажлары 150 елдан күбрәк булган тугыз гаиләне тәбрикләделәр. Аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
– Без табиблар династияләрен генә түгел, Казан медицина мәктәбен хөрмәтлибез. Ныклы салынган нигез ярдәмендә, сәламәтлек саклау системасын лаеклы дәвам итә алдык. Остазларыбыз алдында баш иябез,– диде чыгышында Республика клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев.

Казанның сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Илнур Хәлфиев тә династияләр белән горурлануын, яшь буында медицинага мәхәббәт уята алганнары өчен аларга соклануын белдерде, кунакларны сәламәтлек саклау министры исеменнән котлады.

 

http://shahrikazan.ru/news/tema-dnya/chuvashiyad-d-shri-kazanny-ukyylar-yazylyrga

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: