Шəhри Чаллы

Якташлыкка чикләр юк

Туган яклардан чыгып киткәнемә инде 35 елдан артык вакыт узып китте. Гомер дигәнең чаба гына шул. Яшь барган саен, туган яклар ешрак искә төшә.

Авылдашны очратсаң, һич кенә дә аерылып китәсе килми. Кайчакта берәр сәгать урамда гәпләшеп торасың. Авыл, район турындагы бар яңалыкларны уртаклашмый китеп булмый. "Энергетик" мәдәният сараенда даими үтә торган якташлар очрашуларына да бик теләп йөрим. Якташларымның уңышларына куанам, алар белән горурланам. Башка район якташлары очрашуларын да чит итмим. Минзәлә, Мөслим, Сарман районнары Актаныш районы белән чиктәшләр. Бик күп курсташларым шушы төбәкләрдән иде. Гомумән, дусларым, танышларым яшәмәгән районнар юк. Чәршәмбе көнне уздырылган "Якташлыкка чикләр юк" исемле очрашуга да ашкынып бардым. Ышанычым акланды: әллә никадәр таныш-белешне, хезмәттәшләремне, якташларымны очраттым. Барлык район якташлыклар да җыелган иде бит бу көнне. Якташлык җәмгыятьләре берләшмәсен оештыруның башында торган Гөлзада ханым Рзаева бу эшләрнең тарихына тукталып китте. Иң беренче итеп "Төп Чаллылар" якташлыгы оешкан икән. Аннан соң Мөслим, Актаныш, Саба, Сарман... Бүген исә 34 якташлык эшли. Һәр якташлыкның җитәкчесе белән дә таныштырды Гөлзада ханым. Сәхнәгә чыккан якташлык җитәкчеләреннән икесенә генә нотык ясау бәхете тиде. Арча һәм Әтнә якташлыгы җитәкчесе Сәлим Хәбибуллин туган яклар турында Шәүкәт Галиевнең бик матур шигыре белән үз сүзен әйтте. Ә Чирмешән якташлыгы җитәкчесе Фәнис Нуретдинов үзе язган шигырен укыды, бер мәзәк тә сөйләп алды. Бу кичәне оештыручы Гөлзада ханымны "Чаллы татарларының анасы" дип зурлап атавын халык көчле алкышларга күмде. Барлык якташлыклар җитәкчеләре дә "күчтәнәчләр" белән килгәннәр. Актанышлыларны Илгиз Закиров, Әлмәтлеләрне Тайсуган авылы кызы Илсөяр Зарипова, Чистай районы кешеләрен Рәфыйк Сабиров, Кукмара төбәгеннән чыкканнарны Марсилия һәм Динара Мусиналар җырлап сөендерде. Әгерҗелеләр өчен Рәмзил Сәләхетдинов башкаруындагы "Юлга чыгам" җыры иң якыны булгандыр. Очрашуда башкарылган күп җырлар туган якка, туган авылларга багышланган иде. Шуңа күрә алар барысы да күңелләрдәге иң кадерле хисләрне уяттылар кебек. Мамадыш егете Илнур Фәйзуллин үзе язган "Түбән Ышнам" җыры белән көчле алкышларга ия булды. Шулай да иң күп алкышларны "Күзкәем" җырын башкарып, Тукай районының "Якты юл" газетасы баш мөхәррире Инзилә Әхмәтгәрәева эләктерде. Сүзләре дә, моңы да күңелләрнең иң тирән җирләрен айкады шул! "Ритм", "Ретро" бию ансамбльләре чыгышларын да халык бик яратты. Минзәләлеләр өчен җырлаган якташлык җитәкчесе Юрий Ганышев Нәби Дәүли сүзләренә язылган "Чулпан" җырын бик оста башкарды. Һәр тамашачы туган якларына кайтып килгән күк булгандыр бу кичәдә. Искиткеч матур очрашу иде бу.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: