Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Якубович иң кадерле бүләкне атады

Ничә еллар барган тапшыруның иң кадерле бүләге аның музеенда юк

Беренче каналдагы «Могҗизалар кыры» тамашасын алып баручы Леонид Якубович программа тарихында иң кыйммәтле бүләген атады.

«Хәерле иртә» тапшыруында ул кунак буларак бу хакта сөйләп китте. 

"Бу 1996 яки 1997 елларда булды. Ветеран безгә пуля белән ватылган портсигар бүләк итте", - дип уртаклашты Якубович һәм портсигар аның йөрәк янында торганын билгеләп үтте.

Алып баручы әйберне ала алмавын һәм аны кире кайтаруын да өстәде. "Бу әлегә иң кадерле бүләк", — дип тәмамлады Якубович.

Ул ассызыклаганча, «Могҗизалар кыры» нда бүләкләрнең исәбен беркем дә алып бармый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев