Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Якын арада кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен кайнар ризык турында закон проекты Дәүләт Думасы каравына кертеләчәк

Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән комитеты кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен кайнар ризык турында закон проектын икенче укылышта кабул итәргә тәкъдим итте һәм якын арада Дәүләт Думасы каравына кертеләчәк.

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина: «Закон проекты беренче укылышта кабул ителгәннән соң кертелгән төзәтмәләрне исәпкә алып, закон проекты текстында башлангыч сыйныф укучыларын кайнар ризык белән тәэмин итү өчен федераль бюджеттан төбәкләргә субсидияләр исәпкә алынды», - диде.

Закон проекты «сәламәт туклану», «балалар туклануы өчен азык-төлек продукциясе», «азык-төлек продукциясе сыйфаты» төшенчәләрен, сыйфатсыз, куллануга яраксыз, фальсификацияләнгән продукцияне куллануны тыюны билгели. Документта кулланучыларга азык-төлек продуктларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы турында тулы һәм дөрес мәгълүмат бирү бурычы беркетелгән.

Закон проекты Россия Федерациясе президентының Федераль Собраниегә Юлламасын тормышка ашыруга юнәлдерелгән. Яңа редакция нигезендә, кирәкле шартлар тудыру һәм матди-техник базаны әзерләү, башлангыч гомуми белем бирү программалары буенча барлык укучыларны кайнар аш белән тәэмин итү чаралары 2023 елның 1 сентябренә кадәр Россия Федерациясе Хөкүмәте билгеләгән срокларда этаплап тәмамланырга тиеш.

Управление информационной политики и по связям с общественностью.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев